Казан гаиләләре табиблар һәм психологлар белән бушлай дәресләрдә катнаша ала
(Казан, 2 август, «Татар-информ»). Казанда яшь әти-әниләр һәм бала тууга әзерләнә торган гаилә парлары «Ата-ана мәктәбе»ндә белем ала ала. Проектта катнашучылар өчен акушер-гинекологлар, педиатрлар, психологлар, педагоглар, имезү һәм слингта йөртү буенча консультантлар белән бушлай дәресләр оештырылачак. Табиблар белән очрашулар һәр чәршәмбе көнне 16:00 сәгатьтә Адоратский ур., 38а адресы (Рождество Христово чиркәве) буенча уза. Профильле белгечләр белән очрашулар шулай ук башка православие храмнарында, медицина һәм мәгариф учреждениеләрендә, муниципаль мәйданчыкларда һәм иҗтимагый киңлекләрдә үткәрелә. Булачак вакыйгаларның анонслары социаль челтәрдәге проект берләшмәсендә бастырыла. «Ата-ана мәктәбе» чараларына керү ирекле, катнашу өчен WhatsApp мессенджерында +7(962)550-09-80 телефоны буенча алдан язылып куярга кирәк, дип хәбәр итә Казан епархиясе матбугат хезмәте. «Ата-ана мәктәбе» проекты Казанның «Умиление» гаилә, аналар һәм балаларны яклау үзәге тарафыннан тормышка ашырыла.