Радий Хәбиров Башкортстан спортчысын Токиодагы Олимпия уеннарында җиңүе белән котлады
(Казан, 2 август, «Татар-информ»). Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге үз битендә фехтование буенча Россия җыелма командасын Токиодагы Олимпия уеннарында көмеш медаль яулавы белән котлады. Бу турыда «Кызыл таң» хәбәр итә. «Әйе, бу көмеш. Әмма бу — планетаның төп ярышларында көмеш! Шулай булгач, тиздән тагын бер спортчыны Уфа аэропортында чәчәкләр, чәкчәк белән шатланып каршы алачакбыз. Тимур Сафин Россия җыелма командасы составында Антон Бородачев, Кирилл Бородачев, Владислав Мыльников белән бергә Токиода узган Олимпиадада икенче булды», — диде Башкортстан Башлыгы. Рапирачы Тимур Сафин — Уфаның 19нчы спорт мәктәбе һәм 5нче республика спорт профиле интернат-мәктәбе тәрбияләнүчесе, Россиянең атказанган спорт мастеры, рапираларда фехтование буенча 2016 елгы Олимпия уеннары чемпионы һәм призеры, өч тапкыр Европа чемпионы һәм призеры, дөнья чемпионаты призеры. Тимур тренерлар Фәрит Арсланов, Лира Грушина һәм Руслан Насыйбуллин җитәкчелегендә шөгыльләнә. Билгеле булуынча, рапираларда фехтование буенча Россия җыелма командасы финалда Франция командасына 28:45 исәбе белән оттырды.