Республика клиник хастаханәсе реаниматологиясенең элеккеге мөдире Сергей Михеев вафат
(Казан, 2 август, «Татар-информ», Надежда Захарова). Казанда Республика клиник хастаханәсе реаниматологиясенең элеккеге мөдире, Татарстанның атказанган табибы Сергей Михеев вафат булган. Аңа 71 яшь иде. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы шул хакта хәбәр итә. Сергей Михеев Республика клиник хастаханәсендә 1977 елда эшли башлый, ике елдан соң реанимация бүлеген җитәкли. Ул зур абруйга ия табиб, үз эшенең остасы иде, диелә хәбәрдә. Ведомствода искәртүләренчә, мәрхүм белән хушлашу чарасы иртәгә 11.00 сәгатьтә Республика клиник хастаханәсе бинасы янында узачак.