Чаллыда «Адымнар» күптелле белем бирү мәктәбе 97 процентка әзер
(Чаллы, 2 август, «Татар-инфомр», «Шәһәри Чаллы» ). Чаллы шәһәре Чулман проспектында 1 224 урынга исәпләнгән «Адымнар — Чаллы» гимназиясе 97 процентка әзер. Хәзер территорияне төзекләндерү, мебель һәм җиһазлар белән тәэмин итү эшләре бара. Мәктәпнең эшли башлавына бер ай вакыт калып бара. Хәзерге вакытта 59нчы гимназиянең гомуми мәйдан 4 га тәшкил итә. 1 сентябрь көнне мәктәп тулысынча әзер булачак һәм яңа укучылар өчен үз ишекләрен ачачак. Исегезгә төшерәбез, мәктәп Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев проекты нигезендә төзелде. Гимназияне «Грань» компаниясе төзеде, проектны Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова шәхсән үзе җитәкләде. 2022 елга кадәр Татарстанда «Адымнар» проекты буенча шундый алты комплексны эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Проект балалар рус, татар, инглиз телләрендә белем алачак һәм милләтара татулык рухында тәрбияләнәчәк белем бирү комплексы моделен булдыру максатыннан гамәлгә ашырыла. Бинаның беренче катында ике бассейн бар: зурысы — 11 метрга 25 метр, кечесе — 5,8 метрга 12 метр. Актлар залы 560 урынга исәпләнгән. Гимназиянең махсус төсе — яшел градиент. Класслар әлегә техника белән җиһазландырылмаган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, барлык уку кабинетларында берьюлы өч такта — классик (акбур өчен), магнит-маркер һәм проектор өчен такта урнаштырылган.