КАМАЗ заводында станоктан ычкынып киткән деталь эшчене үтергән
(Казан, 2 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Тикшерү барышында ачыкланганча, фаҗига 30 июльдә «КамАЗ» ГАҖ Пресс-рам заводы цехында булган. Штамповка вакытында әлегә ачыкланмаган сәбәпләр аркасында детальнең бер өлеше «Регион-Сервис» ҖЧҖ эшчесе башына килеп тигән.
62 яшьлек ир-атны хастаханәгә илткәннәр, ул анда берничә сәгатьтән соң вафат була.
Әлеге факт буенча «Хезмәтне саклау таләпләрен бозу» маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылган. Тикшерүчеләр бу хәлнең барлык шартларын ачыклый.