Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Май
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25
26
27
28
29
30
31

Түбән Камада Факил Сафинның 70 яшьлек юбилеена багышланган кичә булды

0

Яшь тамашачы театрында, Түбән Камада әле беренче тапкыр гына оештырылган Татар әдәбияты көне кысаларында, язучы, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе, республиканың Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Факил Сафинның 70 яшьлек юбилеена багышланган кичә үтте. Бу хакта https://nkamsk-rt.ru сайтында Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәре Эльмира Гайнемөхәммәтова яза.

Чарада әдәбиятыбызның күренекле әдипләре: Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге ияләре Марсель Галиев, Нәбирә Гыйматдинова, Газинур Морат, халкыбызның яраткан шагыйрәсе Шәмсия Җиһангирова, якташыбыз, шагыйрә Альбина Мортазина, Мөслим төбәгеннән килгән кадерле кунаклар — Г. Тукай исемендәге бүләк иясе, халык язучысы Фоат Садриев; А. Алиш премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган укытучысы, балалар шагыйре Мөҗәһит Әхмәтҗанов, С. Сөләйманова исемендәге премия лауреаты, популяр җырлар авторы Лилия Садриева, Чаллы каласының өметле яшь шагыйрәләре катнашты.

Фото: © Эльмира Гайнемөхәммәтова

Факил Сафин Мөслим районы Әмәкәй авылында туган. Комсомол секретаре, укытучы, мәдәният йорты җитәкчесе, мәктәп директоры булып эшләгән. 1984 елдан Чаллы каласына күченеп килеп, автозаводта җыючы, бригадир вазифаларын башкарган. Чаллыда нәшер ителүче «Көмеш кыңгырау», «Фән һәм мәктәп», «Мәйдан» басмаларын оештырып, аларны популярлаштыруга күп хезмәт куйган. Боларга өстәп, әдәбият өлкәсендәге эзләнүләрен, бихисап публицистик, тәнкыйть язмаларын, 200дән артык җыр авторы булуын да исәпкә алсак, талантына таң калмалы!

Факил Сафин — калебенә шигырь орлыгы салынган күп кенә егет-кызга Шигърият дигән олы юлга чыгарга хәерфатиха биргән, иңнәренә канат куйган кеше дә. Кичәгә шуларның бер төркеме Факил абыйларын котларга, аңа булган рәхмәтләрен җиткерергә килгән иде. Шагыйрәләр Лилия Гыйбадуллина, Айзирә Имамова, алар командасына Түбән Камадан кушылган яшь иҗатчылар Алия Зартдинова белән Айдар Нуриев чыгышын тамашачы көчле алкышларга күмде.

Талантлы якташларын сәхнәдән Мөслим делегациясе дә котлады. Алар юбилей чараларының йомгаклау өлеше әдипнең туган ягында көз айларында уздырыласын, оештыру эшләренең инде бүгеннән үк башлануын әйтте.

Казан язучылары Факил Сафинны 90нчы еллардан бүгенгә кадәр без яшәгән дәвер хакында иң күп язган автор, ягъни бүгенге көн язучысы дип атады. «Әдәби марафон» рейтинглары буенча да иң алдынгылар рәтендә ул. Әдәбиятка кагылышлы фәнни-гамәли конференцияләрдә, әдәбият галимнәренең мәкаләләрендә исеме бик еш күренә. Әдипкә, соңгы елларның иң күп укылган авторларның берсе, дип югары бәя бирделәр.

Чара Факил Сафин иҗат иткән җырлар белән үрелеп барды. Чаллы талантлары Илсөяр Зарипова, Дания Сибгатуллина, шәһәрнең күренекле җырчылары Илһам Хисмәтуллин, Рөстәм Мортазин чыгышлары бәйрәмне тагын да ямьләндереп җибәрде.

«Кичә бер тында үтте. Монда, билгеле инде, чараны алып баручыларның да өлеше зур булуы бәхәссез. Ә алар — Кол Гали исемендәге милли китапханә мөдире Гүзәлия Гыйбадуллина белән «Илһам» эстрада ансамбле җырчысы Илшат Хәбибуллин. Бәйрәм чарасын югары дәрәҗәдә оештырган шәһәр мәдәният идарәсе, Түбән Кама китапханәләр берләшмәсенә әдәбият сөючеләр исеменнән олуг рәхмәтебезне ирештерәбез һәм мондый эчтәлекле, күңелгә үтеп керә торган чаралар алга таба ешрак оештырылыр дигән теләктә калабыз», диелгән хәбәрдә.

Фото: © Эльмира Гайнемөхәммәтова






Загрузка...


Губернаторы России
Москва

Собянин поздравил выпускников московских школ с праздником последнего звонка


Спорт в России и мире
Москва

Новгородские студенты стали призёрами олимпиады по анатомии в Петербурге


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Елена Рыбакина

Определилась первая соперница Рыбакиной на Ролан Гаррос


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

В Подмосковье призвали отказаться от запуска воздушных шаров ради экологии





Путин в России и мире
Москва

Путин разорвал договор с олигархами, заключённый в конце 90-х, считает Хазин


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Путин назвал продуктивными переговоры с Лукашенко в Минске




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

"Зеленскому приготовиться". В Киеве раскрыли, что задумал Порошенко


Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Баста

Тренер СКА Попов назвал Басту адекватным футбольным руководителем



Москва

Воспитанники Семейного центра «Дмитровский» поблагодарили Воробьева за клубнику

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net