Алабугада Җиңү көненә 600 порция солдат боткасы пешергәннәр
Алабугада Җиңү көнен бәйрәм итүдә катнашучыларны тушенкалы солдат боткасы белән сыйладылар. Барлыгы 600 порция ботка пешерелгән. Аны мәгариф идарәсе хезмәткәрләре әзерләгән. Шулай ук алабугалыларга ботка янына баллы чәй һәм ипи тәкъдим ителгән. Бу хакта «Алабуга нуры» яза.
Читать дальше...