Азат Кадыров Россия Спорт министрлыгы җитәкчесенә өч кандидатның берсе дип аталды
Россия Спорт министрлыгы җитәкчесе вазифасына өч кандидат, шул исәптән Олег Матыцинның ике урынбасары - Одес Байсолтанов һәм Казаннан Азат Кадыйров карала. Өченчесе - Хабаровск крае губернаторы Михаил Дегтярев. Бу хакта РБК ведомстводагы чыганакларга сылтама белән хәбәр итә.
Аларның мәгълүматлары буенча, Россия спорт министры вазифасын башкаручы Олег Матыцин Хөкүмәтнең яңа составына кермәскә мөмкин.
Кадыйров 2001 елдан 2005 елга кадәр Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгында стратегик үсеш, бюджетны планлаштыру һәм контрольдә тоту бүлегенең баш белгече булып эшләгән, аннары 2009 елга кадәр туриндустрияне үстерү бүлегенең әйдәп баручы хезмәткәре, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының программаларны үстерү һәм рекламалау бүлеге җитәкчесе урынбасары булып эшли. Соңрак «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» коммерцияле булмаган оешманы җитәкләде.
2020 елның февраленнән Россия спорт министрының беренче урынбасары урынын били.
Элегрәк Денис Мантуров Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе вазифасыннан китәргә мөмкин дип хәбәр ителгән иде.