Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәрендә яңа балалар бакчасы ачты
(Казан, 25 август, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыда «Демография» илкүләм проекты кысаларында төзелгән «Лучики» балалар бакчасын ачуда катнашты.
220 урынлы балалар бакчасы Әбсәләмов проспекты, 21Б (65нче комплекс) адресы буенча урнашкан. Бинада музыка һәм спорт заллары, төрле яшьтәге балалар өчен 12 уен мәйданчыгы һәм спорт мәйданчыгы җиһазландырылган. Шулай ук медицина блогы һәм тар медицина белгечләре кабинетлары бар.
ТР Президенты иң кечкенәләр өчен төркемнәрдә урыннар булуның мөһимлеген ассызыклады: «Иң мөһиме, ясле төркемнәрдә урыннарны арттыру бурычы үтәлә. Бу «Демография» илкүләм проекты кысаларында депутатлар корпусының бик мөһим эше.
Ул шулай ук төзелешнең күләменә дә игътибар итте: «Өч балалар бакчасы, ике зур мәктәп — без беркайчан да Чаллыда шулкадәр төземәдек, һәм моңа ихтыяҗ бар. Безнең балалар — республиканың, шәһәрнең, илнең киләчәге. Алар көндәшлелеккә сәләтле, белемле, тәрбияле, спорт һәм мәдәни мөмкинлекләре дә булсын өчен барлык шартларны тудырырга тиеш. Чаллыда бу эш системалы рәвештә алып барыла».
Балалар бакчасында 12 төркем булдырылган (6 төркем 3 яшькә кадәр ясле яшендәге һәм 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен). Балалар рус һәм татар төркемнәренә йөри ала, шулай ук инглиз тел тирәлеге белән төркем ачу һәм күптелле белем бирү концепциясен үстерү планлаштырыла.
Быел Чаллыда барлыгы өч мәктәпкәчә учреждение төзеләчәк. Алар — «Притяжение» торак районында «Карусель» 85нче балалар бакчасы, «Прибрежный» торак районының 34нче микрорайонында «Калейдоскоп» 130нчы балалар бакчасы. Яңа объектлар «Демография» илкүләм проекты кысаларында төзелә.