Татарстанда сайлау участокларын аз мобильле гражданнар өчен уңайлы итәргә телиләр
(Казан, 25 август, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда киләсе сайлау кампаниясенә аз мобильле гражданнар өчен барлык сайлау участокларын уңайлы итеп ясарга, ягъни аларны беренче катларда урнаштырырга планлаштыралар.
«Бездә сайлау участокларының 92,5 проценты беренче катларда урнашкан. Киләсе сайлау кампаниясенә участокларның беренче катларда гына булуы турындагы мәсьәләне без хәл итеп бетерәчәкбез, дип саныйм. Гамәлдәге участоклар саны буенча бу мәсьәләне берьюлы хәл итү бик катлаулы, әмма безнең бу юнәлештә эш бара», — диде ТР Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе Андрей Кондратьев.
Кондратьев ачыклык керткәнчә, Татарстанда 2810 сайлау участогы эшләячәк, шул исәптән 46 вакытлыча сайлау участогы. «Республика һәм участок комиссияләренең гомуми саны белән ябык участокларга аерым игътибар бирергә кирәк», — дип дәвам итте ул.
Спикер сүзләренчә, Татарстанда электрон тавыш бирү мөмкинлекләре булдырылды. «Киләсе сайлау кампаниясеннән без бу проектка керә һәм анда актив катнаша алабыз, дип саныйм. Өстәвенә, без монда ихтыяҗны күрәбез, — диде ул. — Бездә бюллетеньнәр әзер, аларны барлык саклану чаралары белән муниципаль берәмлекләргә җибәрәчәкбез. Күптән түгел бюллетеньнәрне чит ил сайлау участокларына җибәрделәр».
Кондратьев Россиядән читтә барлыгы 340тан артык сайлау участогы төзеләчәген искәртте. «Башка илләрдә булган 25 меңнән артык безнең граждан тавыш бирү мөмкинлеге белән тәэмин ителәчәк. Алар анда яши, я туристлык максатлары барган, я командировкада», — диде ул.
Шулай ук Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская да ябык участокларга аерым игътибар бирүне сорады.