Рөстәм Миңнеханов Яр Чаллыда яңа гимназия ачылышында катнашкан
(Казан, 25 август, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Яр Чаллы шәһәрендә яңа гимназия ачылышында катнашкан. 14 нче номерлы гимназия 1124 укучыга исәпләнгән, дип хәбәр итте «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Президент матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова. «Рөстәм Миңнехановка мәгариф учреждениесенә керү системасы турында сөйләделәр. Ишекләр янында тикшерү пункты урнаштырылган. Мәктәпкә исемле карточкалар ярдәмендә керәләр», — дип билгеләде агентлыкның әңгәмәдәше. «Мәктәп тавыш бирү системасы белән җиһазландырылган. Ул директор кабинетына һәм тикшерү пунктына куелган. Җайланма бөтен мәктәпкә тавышлы элемтә аша белдерүләр бирергә мөмкинлек бирә», — дип өстәде Галимова. Рөстәм Миңнеханов сыйныф бүлмәләрен, спорт залларын, бассейн, актлар залын һәм ашханәне карап чыккан. Элегрәк гимназия бинасының 4 блоктан торуын хәбәр иткән идек. Ул үз эченә уку һәм административ бүлекләрне, медицина кабинетын, ашханә, библиотека, гардероб һәм бассейнны ала. Әлеге мәктәптә укыячак 38 класс җыелган.