Миңнеханов видеоэлемтә буенча Россия Дәүләт Советы Президиумы утырышында катнашты
(Казан, 25 август, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә режимында РФ Дәүләт Советы Президиумының гомуми белем системасын үстерү мәсьәләсенә багышланган утырышында катнашты. Утырышны Россия Президенты Владимир Путин уздырды. ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Россия Президенты «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында, 2024 елга мәктәп укучылары саны артуны исәпкә алып, Россиядә 1300 яңа мәктәпне файдалануга тапшыру планлаштырылган. «Моннан тыш, июнь аенда мин Хөкүмәткә төбәкләр белән берлектә мәктәпләрне (бигрәк тә авыл мәктәпләрен кертеп) капиталь ремонтлау буенча махсус программа әзерләүне йөкләдем. Бүген мондый программаның конкрет параметрларын атарга мөмкин. 2026 ел ахырына кадәр 7300 мәктәпне ремонтлау планлаштырыла, шул исәптән якындагы ике елда — 3000 мәктәпне», — диде Путин. Шулай ук дәүләт башлыгы белем бирү сыйфаты темасына да кагылды. «Безнең максат — барлык мәктәпләрдә югары сыйфатлы белем бирүне тәэмин итү. Иң мөһиме — балаларыбызга төп фәннәр буенча фундаменталь белем бирү һәм аларны тормышта кулланырга өйрәтү. Аларның сәләтләрен ачу өчен шартлар тудырырга, булачак һөнәр белән мөмкин кадәр иртәрәк танышырга кирәк. Төрле сәбәпләр аркасында белем алу белән кыенлыклар кичергән балаларга ярдәм итәргә кирәк», — диде ул. Моннан тыш, Владимир Путин укытучыларга хезмәт хакы түләү мәсьәләсен дә кузгатты. «Соңгы елларда укытучыларның уртача хезмәт хаклары артты, бигрәк тә көчле икътисади һәм бюджет потенциаллары булган төбәкләрдә. Әмма шул ук вакытта гамәлдәге системаны заманчалаштырырга, укытучы һөнәренә, квалификациясенә яңа таләпләрне исәпкә алырга кирәк. Димәк, җәмгыятьтә укытучы хезмәтенең абруен үстерү өстендә эшләргә кирәк».