Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Август
2021

Новости за 20.08.2021

Әлмәт районында бер атна эчендә икенче тапкыр урман яна

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 август, «Татар-информ», Павел Климчак). Әлмәт районында Сөләй бистәсе янында урман яна башлаган. Әлеге инцидент турында хәбәр 101 номерына көндезге 12дә килгән. Фаҗига урынына Әлмәт гарнизонын янгын сүндерүчеләре һәм Урман хуҗалыгы министрлыгының урман сагы хезмәткәрләре килгән. Утның бистәгә таралу куркынычы юк, янгында беркем дә зыян күрмәгән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында. Алдарак «Татар-информ» Лениногорск һәм Әлмәт районнары... Читать дальше...

Татарстан мәктәпләренең IТ-инфраструктурасын формалаштыруга субсидия биреләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Актаныш, 20 август, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстан мәктәпләренең IТ-инфраструктурасын формалаштыруга субсидия биреләчәк. Республика мәгариф оешмаларын цифрлаштыру өчен федераль бюджеттан субсидия алачак төбәкләр исемлегенә кергән. «Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының IТ-инфраструктурасын формалаштыруга субсидия бүлеп биреләчәк субъектлар исемлегенә керде. Проект мәктәпләрне җиһазлар белән тәэмин итүне, кабельле системаларны һәм чыбыксыз интернетны модернизацияләүне күздә тота. Читать дальше...

Татарстанда беренче һәм икенче категория мәктәпләрен саклауга 457 млн бүлеп биреләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 август, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда беренче һәм икенче категориядәге мәктәпләрне саклауга республика бюджетыннан 457 млн сум бүлеп биреләчәк. «Беренче һәм икенче төркем буенча физик саклауга финанслар бүлеп бирү турында карар кабул иттек. Бу шактый зур сан, без бюджет планына акча кертәчәкбез, — диде ул. — Казанның 175 нче гимназиясендә булган фаҗига турында әйтми кала алмыйм. Бу безнең ил өчен куркыныч бәла. Шуңа күрә куркынычсызлык мәсьәләсе мөһим». Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә... Читать дальше...



Татарстандагы 377 оешма хезмәткәрләренә ковидтан прививка ясатырга йөкләделәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 август, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстандагы 377 оешма коллективта коронавирус очрагы ачыкланганнан соң хезмәткәрләренә прививка ясатырга тиеш. «Коронавирус чыганагы булган коллективларда хезмәткәрләргә мәҗбүри вакцина ясату турында 377 карар бар», — дип сөйләде «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан буенча Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина. 136 оешманың карарны үтәү вакыты... Читать дальше...

Миңнеханов район башлыкларына туган телләрдә белем бирүне контрольдә тотарга кушты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 август, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика районнары җитәкчеләренә туган телләрдә укыту һәм тәрбия бирүне оештыруны контрольдә тотарга кушты.  «Район җитәкчеләренә мөрәҗәгать итәм. Татарстан халыклары телләре турындагы закон нигезендә дәүләт телләрен өстенлекле куллануны тәэмин итүегезне сорыйм. Мәктәпкәчә белем бирүгә аерым игътибар итеп, туган телләрдә белем һәм тәрбия бирүне оештыру мәсьәләсен шәхси контрольдә тотарга кирәк», — диде... Читать дальше...

Земфира Рамазанова җанатарларын коронавирустан прививка ясатырга өндәде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 август, «Татар-информ»). Уфада туган җырчы Земфира «ВКонтакте»да коронавирус чикләүләре чорында онлайн-концертлар бирергә теләмәүе һәм пандемиянең аның һөнәрен юкка чыгаруы турында язган. «Миңа музыка белән шөгыльләнү ошый, концертларга караганда репетицияләр шәбрәк, әмма мин файдасызга эшләүдән туйдым. Минем музыкантларның әллә никадәр башка проекты бар, барысын бергә җыю өчен боҗрадагы тиен кебек бөтереләм. Нәтиҗәсе? Ноль. Ике аңлы кеше һәм егерме пират өчен онлайн-концерт куярга мин әзер түгел»... Читать дальше...

Роспотребнадзор: көзен ОРВИ һәм ковид белән авыручылар саны арту котылгысыз

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 август, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Көзен гадәттәгечә ОРВИ белән авыручылар санының сезонлы артуы көтелә, коронавирус белән авыручылар санының күпмегә артуы прививка кампаниясенә бәйле. «Кискен вируслы респираторлы инфекцияләрнең сезонлы артуы котылгысыз, ул булачак. Яңа коронавирус инфекциясе ОРВИ составына керә, шуңа күрә сезонлы күтәрелештән котылып булмаячак. Моңа коронавирусның күпме өлеше туры киләчәге бездән тора», — дип сөйләде «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә... Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов 12 мең укытучыга ноутбук бирергә ышандырды

Tatar-inform.tatar 

(Актаныш, 20 август, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә ярты ел эчендә 12 мең укытучыга ноутбук бирергә ышандырды. «Без ноутбукларны яңарту программасын башлап җибәрдек. Укытучы бүген ноутбуксыз эшли алмый. Ярты ел эчендә укытучыларыбыз өчен 12 мең ноутбукны яңартачакбыз. Без аны тизрәк тә эшләр идек, ләкин бу поставкалар, җиһазларны мәктәп эше өчен көйләү белән бәйле. Мин моны яхшы бүләк дип саныйм. Бу эш дәвамлы булачак», — диде Рөстәм Миңнеханов.



Казанда Шакир Әхтәмов яшәгән йортка истәлек тактасы куйдылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 август, «Татар-информ»). Казанда дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе Шакир Әхтәмовның 120 еллыгы уңаеннан мемориаль такта ачтылар. Аны шәһәрнең Вахитов районындагы Николаев урамында, узган гасырның 50-80 нче елларында Шакир Әхтәмов яшәгән 5 нче йортта урнаштырдылар. Татарстанның Икътисад министрлыгы хәбәр иткәнчә, Шакир Әхтәмов ТАССРның икенче, өченче, дүртенче чакырылыш Югары Советы Президиумы Рәисе, Буа һәм Апас районнары райкомының беренче секретаре булып эшләгән, 1942 елда Зөя — Ульяновск участогында тимер юл төзелешен җитәкләгән. Читать дальше...

Татарстанда су коену өчен куркыныч булган алты пляжны атадылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 август, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстандагы алты пляжда микробиологик күрсәткечләр буенча нормага туры килмәү факты ачыкланган. «Бүгенгә алты пляжда микробиологик күрсәткечләр буенча норматив таләпләргә туры килмәү факты ачыкланды. Халыкка бу пляжларда су коенмаска киңәш итәбез», — дип сөйләде «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан буенча Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина. Читать дальше...

Гази Заһитовның туганнары: Гази абыйны үрнәк шәхес итеп куялар иде

Tatar-inform.tatar 

(Башкортстан, 20 август, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бөек Ватан сугышында катнашкан татар солдаты Гази Заһитов авылдашлары өчен һәрчак үрнәк шәхес булган. Гази Заһитов — Рейхстаг түбәсенә беренчеләрдән булып Җиңү байрагын кадаган. «Безгә Гази абыйны һәрчак үрнәк шәхес итеп куялар иде. Гази абый ишле гаиләдә үскән — ике кыз, өч малай булган, Гази абый дүртенче бала булып туган», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Гази Заһитовның туганнан-туган сеңлесе Заһидә ханым. Заһидә апа дәү әнисен хәтерләвен әйтте. Читать дальше...

Мөфти Әлбир хәзрәт Кргановка Мәскәү мэрының Рәхмәт хаты тапшырылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 август, «Татар-информ»). Мәскәүдә Татарстан Республикасы Мәдәнияте көннәрен ябу тантанасында Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы, Мәскәү мөфтие Әлбир хәзрәт Кргановка, җәмгыятьтә диннәр арасындагы тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга керткән өлеше һәм күпъеллык намуслы хезмәте өчен Мәскәү мэры Сергей Собяниннан Рәхмәт хаты тапшырылды. Рәхмәт хатын Мәскәү Шәһәре думасы Рәисе Алексей Шапошников тапшырды. Россия мөселманнары Дини җыены сайтында хәбәр ителгәнчә, Татарстан Мәдәнияте көннәренә... Читать дальше...

Юрист кибеттән алган товарны чексыз кире кайтару ысулы турында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 август, «Татар-информ»). Гражданлык кодексының 493 маддәсе буенча товарны чегы булмаса да кире кайтарырга яки алмаштырып алырга була. Бу хакта Urvista юридик компаниясе генераль директоры Светлана Петропольская аңлатты. «Әгәр товарга акчаны банк картасы белән түләгән булсагыз, түләү турында хәбәр моңа дәлил булачак. Гадәттә, банклар электрон чеклар җибәрә, аларда әйбернең кайчан һәм ничәдә сатып алынганы күрсәтелә», — дип яза РИА Новости юристка сылтама белән Моннан тыш, юрист сүзләренчә... Читать дальше...

Санкт-Петербургта герой-шагыйрь Муса Җәлилне искә алачаклар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 август, «Татар-информ»). 25 августта татар шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең һәлак булуына 77 ел тула. Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиллеге легендар татар шагыйрен искә алу көнен уздыра. Вәкиллек сайтында хәбәр ителгәнчә, 25 августта, 12:00 сәгатьтә Муса Җәлил һәйкәле янында (Санкт-Петербург, Гаванская урамы, 18 йорт) шигырьләр укыячаклар, герой-шагыйрьнең һәйкәленә чәчәкләр салачаклар. Чарада шагыйрьнең кызы Люция Җәлилова да катнашачак.

Ростуризм Төмәнгә һәм Казанга чартер рейслары ача

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 август, «Татар-информ»). Россиянең Ростуризм агентлыгы 2021 елның көзендә ил эчендә яңа юнәлешләр буенча чартер программалары башлап җибәрә. Беренче төбәкләр — Төмән өлкәсе һәм Татарстан булачак. «Төмәнгә чартер рейслары ачу 7 сентябрьгә, ә Казанга 13 сентябрьгә планлаштырылган», — дип хәбәр ителә Ростуризмның рәсми сайтында. Экскурсия программалары уникаль архитектура һәм табигый һәйкәлләр белән таныштырачак. Россия буйлап сәяхәт иткәндә тарихны һәм мәдәниятне яхшырак белергә, милли аш-суларны... Читать дальше...

«Яңа кешеләр» партиясе Татарстанда яшь гаиләләрнең торак шартларын яхшыртуны хуплый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 август, «Татар-информ»). «Яңа кешеләр» партиясенең Татарстанда яшь гаиләләрнең торак шартларын яхшырту буенча анык планы бар. Бу хакта бүген Казан халкы белән очрашуда «Яңа кешеләр» партиясенең мәгариф комитеты җитәкчесе Алексей Соловейчик сөйләде. Ул Татарстан башкаласына «Мәскәү — Владивосток» Бөтенроссия автомобиль туры барышында килде. Хәзер Татарстанда яшь гаиләләргә үз торагын сатып алу катлаулы. Фатирлар кыйммәт, ә ипотека процентлары бик югары. Кешеләр йорт сатып алуга һәм балалы... Читать дальше...

Татарстанда тагын 50 кеше коронавирус йоктырган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 август, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 50 яңа очрагы теркәлгән. «Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 50 яңа очрагы ачыкланды. Димәк, республикада барлыгы 24 925 ковид очрагы теркәлде», — дип хәбәр итте «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан буенча Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина. Авыру кешеләр белән элемтәдә булган яки коронавируска... Читать дальше...

Илсур Һадиуллин: Татар телен укытуда быел күп кенә өстенлекле мәсьәләләр хәл ителде

Tatar-inform.tatar 

(Актаныш, 20 август, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин татар телен укыту буенча быел күп кенә өстенлекле мәсьәләләр хәл ителүен белдерде. «Гомуми белем бирү системасының төп принципларының берсе — республикабызның дәүләт телен һәм туган телләрне өйрәнү, туган телдә белем алу өчен шартлар тудыру, милли сәясәтне гамәлгә ашыру. Республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән агымдагы елда күп кенә өстенлекле мәсьәләләр хәл ителде», — диде... Читать дальше...

Балык Бистәсе районында юл читенә төшеп киткән җиңел машинага ут капкан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Балык Бистәсе районында трассада машинага ут кабуы турында хәбәр 0:39 сәгатьтә 101 номерына килә. Ачыкланганча, Мордовиядән килгән Hyundai җиңел машинасы юл читенә төшеп китә һәм яна башлый. Йөртүче хатын-кыз һәм пассажир кыз машинадан чыгып өлгерә. Авариядә йөртүче кызның аяклары имгәнгән.


Музыкальные новости
Бато Багдаев

Театр кукол «Ульгэр» выступил в райцентре Бурятии в День Пушкина - Россия, Культура, Дети





Персональные новости
Бизнес

Бизнес-ланчи подорожали на 37 процентов в кафе Новосибирска





Рөстәм Миңнеханов: «Адымнар — Актаныш» күп телле комлексының үрнәк буласына ышанам

Tatar-inform.tatar 

(Актаныш, 20 август, «Татар-информ», Рифат Каюмов). «Адымнар — Актаныш» күп телле гимназия –интернат ачылу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белем бирү комплексының республикада үрнәк буласына ышануын белдерде. «Без Актанышка бик зур өметләр баглыйбыз. Монда сәләтле балалар гимназиясе бик матур эшләп килә. Актанышның күп телле „Адымнар“ комплексы да республикада үрнәк булыр дип ышанып калам. Һәммәгезгә дә исәнлек-саулык телим. Актаныш гөрләп торсын», — диде Рөстәм Миңнеханов. Элегрәк хәбәр ителгәнчә... Читать дальше...

Төркиядә транспортка, вузларга һәм рестораннарга керү өчен мәҗбүри ПЦР-тест кертелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 август, «Татар-информ»). Төркиядә прививка ясатмаган гражданнар өчен мәҗбүри ПЦР-тест кертү планлаштырыла. Ковидка тискәре тест нәтиҗәләрен кинотеатрга һәм ресторанга кергәндә күрсәтергә кирәк булачак. Шулай ук 6 сентябрьдән мәктәп хезмәткәрләре атнасына кимендә ике тапкыр анализ тапшырачак. «Коронавирустан прививка ясатмаган студентлардан һәм университет хезмәткәрләреннән даими рәвештә ПЦР-тест ясатуларын таләп итәчәкбез. Шулай ук очышлар һәм кинотеатрларга, рестораннарга керү өчен ПЦР-тестларны мәҗбүри итеп ясаячакбыз»... Читать дальше...

Рейхстагка беренче булып Җиңү байрагы кадаган Гази Заһитовка һәйкәл ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Башкортстан, 20 август, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Рейхстаг түбәсенә беренчеләрдән булып Җиңү байрагын кадаган татар солдаты Гази Заһитовка һәйкәл ачылды. Ул Башкортстанның Мишкә районы үзәгендә «Биш каһарман» мемориаль комплексында урнаштырылган. «Минем әти Сәгыйдулла Гази абыйның бертуган абыйсы. Гази абыйны хөрмәт иткәннәре өчен рәхмәт. Аны искә алмаган кеше юк. Фронттан кайткан кешеләр аның янына баралар иде, ул бик ярдәмчел, тыйнак булган», — диде Гази Заһитовның туганнан-туган энесе (племяннигы) Рамил Заһитов. Читать дальше...

Миңнеханов Рейхстагка Җиңү Байрагы кадаган Гази Заһитовка багышланган видео күрсәтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 август, «Татар-информ», Сельвина Илькаева). 1945 елда Рейхстагта беренчеләрдән булып Җиңү Байрагы кадаган Гази Заһитовның 100 еллыгына багышлап, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Инстаграм аккаунтында видео куйды. «Бүген татар халкының бөек улы, Җиңү Байрагы кадаган Гази Казыйхан улы Заһитовның тууына 100 ел. 1945 елның 30 апрелендә ул Рейхстагка Җиңү Байрагы кадый. Батырлар турында истәлек мәңгелек!» — дип язган видео янына республика Президенты.

Татарстанда янган фураны сүндерергә тырышкан ир-ат кулларын һәм аякларын пешергән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 август, «Татар-информ»). Мәскәү — Уфа трассасында Югары Ослан районының Савино авылы янында DAF фурасына ут кабу турында хәбәр кичә 21:45 сәгатьтә килгән. Янгын сүндерүчеләр ачыклаганча, юлда барганда йөк машинасының двигателенә ут капкан. Йөртүче янгынны үзе сүндерергә тырышып караган, әмма булдыра алмаган. Куллары һәм аяклары пешкән ир-ат аны Республика клиник хастаханәсенә алып киткәннәр.

Казанда «Спорт дөньясы – 2021» фестивале узачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 август, «Татар-информ»). 8, 9, 10 сентябрьдә Казанда «Спорт дөньясы — 2021» дигән зур фестиваль узачак. «Спорт дөньясы — 2021» милли фестивале 8-10 сентябрьдә Казанда «Россия — спорт державасы» халыкара спорт форумы кысаларында «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәгенең 3нче павильоны мәйданында узачак.  «Спорт дөньясы» — 2021 елның сентябрендә Россиянең 10 шәһәрендә оештырылган иң зур Россия фестивале. Чара Россия Федерациясенең спорт министрлыгы, Татарстан Республикасы спорт министрлыгы һәм Россиянең Олимпиада комитеты ярдәмендә оештырыла.

Спорт в России и мире
Москва

Пензенские регбистки выиграли первенство России


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Саснович вышла в третий раунд турнира WTA-1000 в Риме


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Собянин сообщил о планах создания отечественной платформы электромобиля





Путин в России и мире
Москва

Крестивший Белоусова священник заявил о его честности и патриотизме


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Лукашенко надеется на восстановление транспортных маршрутов с Израилем




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Мечтающего по победе Киева Макаревича* проверят на экстремизм


Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Пётр Чайковский

Фестиваль «Гений места» завершился на родине Чайковского



Москва

Суд обязал Пулково контролировать птиц на территории аэропорта

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net