Гази Заһитовның туганнары: Гази абыйны үрнәк шәхес итеп куялар иде
(Башкортстан, 20 август, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бөек Ватан сугышында катнашкан татар солдаты Гази Заһитов авылдашлары өчен һәрчак үрнәк шәхес булган. Гази Заһитов — Рейхстаг түбәсенә беренчеләрдән булып Җиңү байрагын кадаган. «Безгә Гази абыйны һәрчак үрнәк шәхес итеп куялар иде. Гази абый ишле гаиләдә үскән — ике кыз, өч малай булган, Гази абый дүртенче бала булып туган», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Гази Заһитовның туганнан-туган сеңлесе Заһидә ханым. Заһидә апа дәү әнисен хәтерләвен әйтте. «Гази абый вафатыннан соң 16 ел яшәде ул. Гази абыйның үлемен авыр кичерде. „Балакаем, балакаем“, — дип искә алып елый иде. Елый-елый, күзләре сукырайды», — диде ул. Гази Заһитов — Заһидә ханымның әнисе — Сафураның бертуган абыйсы. «Әнинең сөйләве буенча, Гази абый кешеләргә һәрчак булышкан. Үзе турында, Бөек Ватан сугышы турында сөйләмәгән. Мине кайчан да булса күтәрерләр, шунда ишетерсез, дигән», — диде Заһидә ханым. Аның сүзләренчә, Гази Заһитовның каһарманлыгы турында иң элек авылдашлары гына белгән. «Әни аны күңелле кеше иде, җырларга яратты дип сөйләде», — ди ул. Гази Заһитовның туганнан-туган сеңлесе Роза ханымның әтисе Сәгыйдулла — Гази абыйның бертуган абыйсы. «Дәү әнигә якын нәнәй дип әйтә идек. Соңгы елларда дәү әнинең күзләре күрмәде, ул 1969 елда арабыздан китте. Хөсниямал дәү әниемнең кабере Гази абый янында урнашкан», — диде Роза ханым.