Татарстанда су коену өчен куркыныч булган алты пляжны атадылар
(Казан, 20 август, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстандагы алты пляжда микробиологик күрсәткечләр буенча нормага туры килмәү факты ачыкланган.
«Бүгенгә алты пляжда микробиологик күрсәткечләр буенча норматив таләпләргә туры килмәү факты ачыкланды. Халыкка бу пляжларда су коенмаска киңәш итәбез», — дип сөйләде «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан буенча Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.
Любовь Авдонина су коену өчен куркыныч булган урыннарны атады. Болар: Казандагы Тирән күл һәм Зур Аккош күле. Шулай ук Яшел Үзәндәге, Әлмәттәге, Зәйдәге һәм Мөслим районнарындагы пляжларда су коенмау хәерле.