Земфира Рамазанова җанатарларын коронавирустан прививка ясатырга өндәде
(Казан, 20 август, «Татар-информ»). Уфада туган җырчы Земфира «ВКонтакте»да коронавирус чикләүләре чорында онлайн-концертлар бирергә теләмәүе һәм пандемиянең аның һөнәрен юкка чыгаруы турында язган. «Миңа музыка белән шөгыльләнү ошый, концертларга караганда репетицияләр шәбрәк, әмма мин файдасызга эшләүдән туйдым. Минем музыкантларның әллә никадәр башка проекты бар, барысын бергә җыю өчен боҗрадагы тиен кебек бөтереләм. Нәтиҗәсе? Ноль. Ике аңлы кеше һәм егерме пират өчен онлайн-концерт куярга мин әзер түгел», — дип яза «Башинформ» җырчының сүзләрен. Җырчы әйтүенчә, узган елда планлаштырылган 8-9 фестивальнең бары тик икесе генә булган, ә 2021 елда концертлар уздырып булмаган. «Зинһар өчен, прививка ясатыгыз инде!», — дип өнди ул.