Музаев Миңнехановка мәгариф үсешенә керткән өлеше өчен Рәхмәт хаты тапшырды
(Казан, 20 август, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Россия мәгариф системасын үстерүгә керткән өлеше өчен Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең (Рособрнадзор) Рәхмәт хаты тапшырылды.
«Мин Рөстәм Нургалиевич белән моннан сигез елга якын таныш. Шуннан бирле мин аның зирәклегенә сокланам. Монда шундый мәктәп булдыруда Минтимер Шәрип улы Шәймиев катнашканы аңлашыла. Шуннан бирле Татарстан — барлык федераль проектлар өчен мәйданчык», — диде Актанышта мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсендә Анзор Музаев.
Ул шулай ук теләсә кайсы федераль проектны Татарстанда сынап карарга тәкъдим иткән Миңнеханов сүзләрен искә төшерде. «Авыр булуы, нинди нәтиҗә булуы мөһим түгел, әмма Татарстан һәрвакыт әзер булачак. Әмма Рособрнадзорның бер тапкыр да рәхмәт белдермәвен ачыкладым. Шуңа күрә без үз хатабызны төзәтәбез», — диде ведомство башлыгы.
Бүген Актанышта мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе узды. Быел ул «Татарстанда заманча белем бирү — һәркем өчен мөмкинлекләр» темасына багышланды.