Синоптиклар Татарстанда кабат 39 градус эссе фаразлый
(Казан, 20 август, «Татар-информ»). Шимбә Татарстанда кабат аномаль эссе һава торышы көтелә. Көндез һава температурасы 39 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, төнлә терекөмеш баганасы +18…+23 градустан төшмәячәк. Моннан тыш, алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр һәм яшен көтелә. Һава торышы бүген кич начараячак, явым-төшем вакытында көчле җил көтелә.