«Ак Барс» Чемпионнар кубогында җиңде
(Казан, 22 август, «Татар-информ». Сергей Гаврилов). Бүген Казанда «Татнефть Арена»да сезон алдыннан Чемпионнар кубогы тәмамланды. Финал матчында «Ак Барс» Санкт-Петербургның СКА командасын 3:0 исәбе белән җиңде. Чемпионнар кубогында өченче урынны Магнитогорскиның «Металлург» командасы алды. Ул бүген көндез Уфаның «Салават Юлаев» командасын 3:2 исәбе белән җиңгән иде. 29 августта Казан командасы белән Түбән Каманың «Нефтехимик» командасы арасында контроль матч узачак. «Ак Барс» (Казан) — СКА (Санкт-Петербург) — 3:0 (2:0, 1:0, 0:0). «Ак Барс»: Бобков. Рукавишников — Кэмпфер, Кагарлицкий — Галимов —Тарасов; Журавлев — Адамчук, Коваленко — Линдхольм — Воронков; Янчевский — Лямкин, Панюков — Сафонов — Уил; Глухов, Бровкин — Бурмистров — Крутов; Квартальнов, Быков.