Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Май
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29
30
31

«Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасы җиңүчесенә 100 мең сум тапшырылачак

0
«Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасы җиңүчесенә 100 мең сум тапшырылачак

Төп бүләк өчен Татарстанның төрле районнарыннан 29 команда ярышачак.

15 май 18.00 сәгатьтә «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының Зур фестивале узачак. Гран-При өчен Татарстанның төрле районнарыннан 29 команда көч сынашачак, җиңүчегә 100 мең сум тапшырачаклар.

«Зур фестивальдә Гран-Придан һәм призлы урыннардан кала, «Иң яхшы актер», «Иң яхшы актриса, «Иң яхшы мәзәк», «Иң яхшы музыкаль номер», «Фестиваль ачылышы» номинацияләренең җиңүчеләре билгеләнәчәк. Фестиваль катнашучыларын «Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының җитәкчесе Рамил Агдеев, «ТНВ» телеканалының алып баручысы Айваз Садыров, юморист Җәвит Шакиров, җырчы Салават Фәтхетдинов бәяли. Шулай ук чарада «Дышать» төркеме дә чыгыш ясаячак», - диде «Татар-информ»га «Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасы оештыручылары.

«Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының Зур фестиваленең районнардагы сайлап алу этаплары 18 марттан 1 майга кадәр дәвам итте. «Әйдә ШаяРТ» редакторлары, Татарстанның һәрбер районына барып, катнашырга теләгән яшьләрне КВНга укытып, имтихан уены үткәреп, Казанга җинүче командаларны чакырды, диелә хәбәрдә.

Район этапларында җиңгән 29 команда Казанга Зур фестивальдә катнаша. Алар: «Нәмәкәй» (Актаныш районы), «Дилюс улы (Татфак)» (Казан), «Крәшеннәр» (Казан), «БСШ егетләре» (Балтач районы), «Студентлар каймагы» (Чүпрәле районы), «Медиклар» (Казан), «Шәпскийлар» (Теләче районы), «Әби-бабай оныклары» (Биектау районы), «Каймак» (Түбән Кама районы), «Изи» (Мамадыш районы), «Теге ни» (Казан), «Зәй кызлары» (Зәй районы), «Салкын чәй» (Буа районы), «Супер крәшеннәр» (Тукай районы), «Дөбер-шатыр» (Сарман районы), «Вак бәлеш» (Алабуга районы).

«Мишәрский колорит» (Әлмәт районы), «Өчпочмак» (Кама Тамагы), «Бизәкләр» (Менделеевск районы), «Кайнар сөт» (Чирмешән районы), «Бәй бәй рәкә» (Ютазы районы), «Урыссу татар яшьләре» (Ютазы районы), «Дуслык» (Тәтеш районы), «Күгәрчен текәләре» (Балык Бистәсе районы), «Үз туксаннары туксан» (Нурлат районы), «Торга алып килгәннәр» (Арча районы), «Мәзәк үзәк» (Азнакай районы), «Булганнар» (Саба районы), «Стифлер җыелма командасы» (Чаллы).

«Чарада телевизион съемка алып барылачак. Зур фестивальдә үзен иң яхшы күрсәткән унике команданы телевизион сезонга алачаклар. Төп сезон дүрт этаптан тора: 1/8, чирек-финал, ярымфинал һәм финал», - дип хәбәр итә оештыручылар.

  • Быел Татар КВН лигасына – 29 ел, «Әйдә ШаяРТ!» телепроектына – биш ел. «Әйдә ШаяРТ!» – татар телендә үткәрелә торган заманча телевизион юмористик уен. Лиганың максаты – яшьләрдә милли үзаң, үз халкыңның мәдәни һәм тарихи мирасына хөрмәт, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, сәләтле яшьләрне ачыклау һәм аның иҗади потенциалын тормышка ашыру өчен шартлар тудыру, татар телендә юмор үстерү. «Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының 2023 ел сезонында Актаныш районының «Нәмәкәй» командасы җиңде.
  • Оештыручылар: Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы, «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалы.





Загрузка...


Губернаторы России
Москва

В Москве выбрали лучших педагогов в рамках городского конкурса — Собянин


Спорт в России и мире
Москва

VK Fest 2024: Музыка и Развлечения на Открытых Площадках России


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Ролан Гаррос

Арина Соболенко повторила уникальное достижение Азаренко на турнирах «Большого шлема»


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Проверку начали после загрязнения реки Сетунь в Москве





Путин в России и мире
Москва

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге о суверенной финансовой системе в России


Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Белый дом признал причастность к выработке «формулы мира» Киева


Навальный в России и мире
Москва

Раз нет протестов, будут санкции: как навальнисты и команда Ходорковского меняют стратегию борьбы с Россией



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Джиган

Бесконечный отдых закончился: Джиган и Оксана Самойлова стали участниками шоу «Выжить в Дубае»



Москва

POMPEYA и O! МАРГО выступят на фестивале «НЕБО»

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net