Матуриди исемендәге Азов ислам фәннәре мәдрәсәсе өстәмә рәвештә абитуриентлар җыя
(Казан, 22 август, «Татар-информ»). Кырым мөселманнары Диния нәзарәте — Имам Матуриди исемендәге Азов ислам фәннәре мәдрәсәсе ир-атлар бүлегенә өстәмә рәвештә абитуриентлар җыюы турында игълан итә.
Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасы матбугат хезмәте белдергәнчә, документлар 30 августка кадәр кабул ителә. Мәдрәсәдә белем алырга теләгән кешеләр документлар тапшыра һәм әңгәмә үткәннән соң укуга керешә ала.
Азов мәдрәсәсенә кабул итү кампаниясе быелның июлендә башланды, хәзерге вакытта Кызыл Гвардия районындагы хатын-кызлар бүлегенә һәм хафизлар бүлегенә абитуриентлар тупладылар.
Шунысын да искәртик: мәдрәсәгә IX, XI сыйныфны тәмамлаган малайлар һәм кызлар кабул ителә. Барлык бүлекләрдә дә уку вакыты — 2 ел. Мәдрәсәнең ир-атлар һәм хатын-кызлар бүлеген тәмамлаучыларга, мәктәптә гомуми белем бирү программасын үзләштергәннән соң, тулы урта белем турында аттестат, шулай ук урта һөнәри дини белем турында аттестат тапшырыла.
Мәдрәсәдә уку, яшәү һәм туклану бушлай. Абитуриентлар мәдрәсәгә укырга кергәндә әңгәмә узарга тиеш. Әңгәмәгә билгеләр куелган табель яки аттестат алып килергә кирәк.