Казанда 150 квадрат метр үлчәмле Россия флагын җәеп флешмоб үткәрделәр
(Казан, 22 август, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Казанда Россия дәүләт флагы көне уңаеннан 150 квадрат метрлы триколор җәеп флешмоб үткәрделәр. Чараны Татарстанның ДОСААФ оешмасы һәм Гомумроссия халык фронтының яшьләр бүлеге активистлары оештырды. «Мондый акцияне үткәрү идеясе безгә пандемия вакытында килде. Ул чагында без азык-төлек һәм флаглар таратып йөрдек. Алар бездә бик күп җыелды. Чикләүләр кертелү сәбәпле узган ел әлеге акцияне үткәрә алмаган идек. Быел исә Казан Кремле янында флешмоб оештырдык», — диде «ТР Гомумроссия халык фронтының яшьләр бүлеге» хәрәкәте җитәкчесе Дамир Нургалиев. Ул флешмобта егермегә якын активист катнашуын һәм теләгән һәркемгә ДОСААФ бинасында (адресы: Патрис Лумумба урамы, 4) Россия флагын бушлай бирүләрен искәртте. Мондый акция бүген Россиянең башка төбәкләрендә дә узды.