«Казаноргсинтез» планнан тыш тукталыштан соң гадәти режимда эшли башлады
(Казан, 22 август, «Татар-информ»). «Казаноргсинтез» производстволарының эше тулысынча яңадан торгызылды. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына предприятиедән хәбәр иттеләр. «Казаноргсинтез» ГАҖ заводларындагы производстволар гадәти режимда эшли», - дип искәрттеләр компаниядә. Татарстан Республикасы бердәм энергия белән тәэмин итү системасында өзеклек килеп чыгу сәбәпле 21 август иртәсендә «Казаноргсинтез» производстволарының планнан тыш туктатылуы турында элегрәк хәбәр ителгән иде. Предприятиенең автоматлаштырылган сәнәгый иминлек системалары штат режимында эшли башлаган, чимал (этан) факелга күчерелгән. «Казаноргсинтез» ГАҖ факелларының януын һәм төтен чыгаруын предприятие янындагы йортларда яшәүчеләр дә күзәткән. Җитештерүгә куркыныч янамаган.