Сызрань Үзәк китапханәсендә «Тукай әкиятләре буйлап сәяхәт» бәйрәме булды
(Казан, 22 август, «Татар-информ»). 18 августта Сызрань шәһәр округы Үзәк китапханәсендә «Габдулла Тукай әкиятләре буйлап сәяхәт» дигән әдәби-музыкаль круиз үткәрелде. «Самар татарлары» сайты хәбәр иткәнчә, балалар бөек татар шагыйренең тормыш юлы һәм иҗаты, татар халкының мәдәнияте һәм фольклоры белән танышты. Алар тыңлап кына калмады, төрле уеннар һәм бәйгеләрдә дә актив катнашты, диелә хәбәрдә.