Алдагы сәгатьтә Татарстанда бик көчле җил көтелә
(Казан, 22 август, «Татар-информ»). Алдагы сәгатьтә Татарстанда бик көчле җил көтелә, аның тизлеге урыны белән секундына 25-27 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Республика Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шул хакта кисәтә. Синоптикларның мәгълүматлары буенча, көчле җил көн ахырына кадәр сакланачак, шулай ук дүшәмбе төнлә һәм көндез дә дәвам итәчәк.