Рөстәм Миңнеханов Россия флагы көне белән котлады
(Казан, 22 август, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия флагы көне белән котлап, инстаграмдагы сәхифәсенә видео куйды.
Видеода кадр артындагы тавыш кешеләрне тормыштагы вакыйгаларны күрергә һәм тоярга, яратырга һәм горурланырга чакыра.
«Россия дәүләт флагы көне белән», диелә видео азагында.