Энергосистемада өзеклек булу сәбәпле, «Казаноргсинтез» җитештерүне туктатты
(Казан, 22 август, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы бердәм энергия белән тәэмин итү системасында өзеклек килеп чыгу аркасында «Казаноргсинтез» предприятиесендә җитештерү туктатылды. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына предприятиедән хәбәр иттеләр. «Предприятие гадәти эш режимына 22 августта, көннең икенче яртысында тулысынча кире кайтыр дип көтелә. Хәзерге вакытта, җитештерү куәтләренә йөкләнешне акрынлап арттырып, сафка кертү эшләре алып барыла», — дип искәрттеләр предприятиедә. Энергия системасында өзеклек 21 август иртәсендә килеп чыккан. «Предприятиенең автоматлаштырылган сәнәгый иминлек системалары штат режимында эшли башлады һәм производство туктаган вакытта продукт шунда ук факелга китте. Шуның нәтиҗәсендә предприятие янындагы йортларда яшәүчеләр „Казаноргсинтез“ ГАҖ факелларының януын һәм төтен чыгаруын күзәтте. Җитештерүгә куркыныч янамый», — дип хәбәр иттеләр компаниянең матбугат хезмәтеннән. Компаниядә билгеләп үтүләренчә, чималны «факелга» күчерү дөньяда газ чималы белән эшли торган теләсә кайсы җитештерү предприятиесе өчен гадәти санала. «Гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда газны факелга күчерү һәм аны яндыру — сәнәгый иминлек автоматлаштырылган системасының бер өлеше, ул җитди нәтиҗәләргә юл куймаска мөмкинлек бирә», — дип искәрттеләр предприятиедә. Җитештерү туктаган вакытта факелларда этан газы яна. Бу вакытта күбесенчә су пары һәм углекислый газ (CO2) бүленеп чыга. «Төтен чыгу продуктның тулысынча янмавы белән аңлатыла», — диделәр предприятиедә.