Татарстанда үзмәшгульләр бизнесны үстерү өчен 100 мең сумга якын субсидия алачак
(Казан, 24 август, «Татар-информ»). Татарстанда үзмәшгульләрнең үз эшләрен үстерү һәм алга җибәрү өчен 100 мең сумга якын субсидия алу мөмкинлеге бар. Бу хакта ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Субсидияне товар җитештерү һәм хезмәт күрсәтү өчен материаллар сатып алуга, гаммәви мәгълүмат чаралары һәм интернетта реклама бирүгә, белем бирү курслары буенча уку чыгымнарына, интернет-сайтларны камилләштерү һәм аларга техник ярдәм күрсәтүгә сарыф итәргә мөмкин.
Субсидиягә ия булу өчен бизнесны дөрес һәм нәтиҗәле алып бару, шулай ук финанс грамоталылыгы буенча мәҗбүри рәвештә бушлай курслар үтәргә кирәк. Аны республика Икътисад министрлыгы карамагындагы ТР Эшкуарларга ярдәм күрсәтү фонды оештыра. Гаризалар 31 августка кадәр кабул ителә.
Курслар өч атна дәвам итәчәк. Үзмәшгульләр экспертлар һәм бизнесның төрле өлкәләрендәге эшкуарлар катнашында 12 онлайн-дәрес узачак. Курсларны тыңлаучылар статистика мәгълүматлары белән эшләргә, базарга анализ ясарга, бизнес алып баруның юридик һәм финанс аспектларын өйрәнәчәк.