Чумаков үзәге сентябрь аенда «КовиВак» вакцинасын олыларда сыный башларга тели
(Казан, 24 август, «Татар-информ»). Россиядә сентябрь аенда «КовиВак» вакцинасына клиник сынаулар башланырга мөмкин. Вакцина 60 яшьтән олырак кешеләрдә сыналачак.
Чумаков исемендәге үзәкнең генераль директоры Айдар Ишмөхәммәтов сүзләренчә, тикшерүгә рөхсәт алынмаган әле. Алар рөхсәт ике атна дәвамында булыр дип ышана.
«Документларны бирү процессы берничә этаптан торачак. Аннан соң аутоиммун, үпкәләрнең хроник обструктив авыруы һәм онкология авыруларын тикшерә башлыйбыз. Киләсе ике айга шундый программа. Әлегә беренче этап — мең пациентта иммунологик файданы тикшерү», — дип сөйләгән ул «Россия 24» телеканалы эфирында.