Собянин мәктәптә укытучылар өчен мәҗбүри битлек киюне бетерергә тәкъдим итте
(Казан, 24 август, «Татар-информ»). Яңа уку елында Мәскәү укытучылары өчен мәктәптә битлек кию мәҗбүри булмаска мөмкин.
Мәскәү мэры Сергей Собянин сүзләренчә, шәһәрдә эпидемиологик вазгыять яхшыра. Шулай ук ул укытучыларга оператив вакцинация өчен рәхмәт сүзләрен белдерде. Соңгы мәгълүматлар буенча, педагогларның 80 проценты прививка ясаткан. Бу аларга куркыныч янамый һәм маскасыз эшләргә мөмкин дигән сүз.
Мәскәү мэры бу мәсьәлә буенча карар кабул итүне мәктәпләрнең үзләренә йөкли. «Битлек кию педагогның индивидуаль карары булырга тиеш», — ди ул педагогларның август киңәшмәсендә.
Әмма коронавируска каршы башка таләпләр: температураны үлчәү, өстәмә дезинфекция, бүлмәләрне чистарту, укучылар агымын көйләү кала.