Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Август
2021

Новости за 24.08.2021

Айнур Тимерханов: Быел укырга кергән студентларның яртысы диярлек татар милләтеннән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 август, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Болгар ислам академиясе ректоры вазифаларын башкаручы Айнур Тимерханов сүзләренчә, быел академиягә укырга керүчеләрнең кырык проценттан артыгы татар милләтеннән. «Быелгы кабул итү кампаниясенең бер үзенчәлеге бар: магистратура һәм докторантурага кергән студентларның яртысы диярлек (40 проценттан артыгы) татар милләтеннән. Аларның ислам фәннәрен һәм телне белү дәрәҗәсе башка еллардан аерылып тора. Быелгы аерма күзгә бәрелеп тора, башка елларда... Читать дальше...

Быел Казанда яңа йортлардагы фатирның квадрат метры 25 процентка диярлек арткан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 август, «Татар-информ»). 2021 елда Казанда яңа йортлардагы фатирның бер квадрат метр бәясе узган елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда 24,8 процентка арткан. Төзелеш компанияләре бердәм ресурсы материалларыннан күренгәнчә, бүгенге көндә ул 86 218 сум тәшкил итә. Хәзерге вакытта республика территориясендә 317 торак йорт төзелә, фатирларның уртача мәйданы 50,6 квадрат метр тәшкил итә, бу 2020 елга караганда 0,8 процентка кимрәк. Шул ук вакытта, төзелә торган торакның (фатирлар, блоклар,... Читать дальше...

Быел Татарстанның 14 урынында чыккан янгын 160 гектар урманга зыян салган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 август, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров быел Татарстанның 14 урынында чыккан янгын 160 гектар урманга зыян салганын әйтте. «Быел Татарстан урманнарында 14 урында янгын чыкты. Барлык янган урыннар 160 гектар мәйданны тәшкил итте. Белгечләр зыянны әлегә 5 млн сумлык дип бәяләде, — диде Равил Кузюров ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта. Министр әйткән мәгълүмат буенча, Апас, Кукмара, Бөгелмә, Тукай, Сарман, Зәй районнарында берешәр, Азнакай белән Лениногорск районнарында икешәр... Читать дальше...



Болгар Ислам академиясенә беренче тапкыр Чечня һәм Кабарда-Балкардан студентлар килә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 август, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Быел Болгар Ислам академиясенә докторантурага беренче тапкыр Чечня һәм Кабарда-Балкардан студентларны кабул иткәннәр. «Докторантурага Чечня бер һәм Кабарда-Балкардан ике бик әзерлекле студентларны кабул иттек. Россия төбәкләренә килгәндә, Кемерово, Новосибирск, Ульяновск өлкәләреннән Удмуртия республикасыннан шулай ук беренче тапкыр укырга керүчеләр бар», — дип сөйләде кабул итү кампаниясе нәтиҗәләренә багышланган матбугат очрашуында академия... Читать дальше...

Татарстанда тагын 46 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 август, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 46 яңа очрагы ачыкланган. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, өч кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. «19 кеше хастаханәгә озатылган, 27 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә. Казанда — 22, Чаллыда — сигез, Тукай районында — биш, Лаеш районында — өч, Алабуга районында — ике, Актаныш... Читать дальше...

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе бюллетеньнәрне Испания һәм Финляндиягә озатачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 август, «Татар-информ», Алексей Угаров). Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе типографиядән чит илдә оештырылган сайлау участокларында тавыш бирү өчен әзерләнгән бюллетеньнәрне алды. Алар андагы татарстанлылар Дума сайлауларында катнаша алсын өчен Испания һәм Финляндиягә озатылачак. Республика Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев шул хакта хәбәр итте. «Чит илдә оештырылган участокларда да тавыш бирү мөмкинлеген биреп, һәр гражданинның актив сайлау хокукы саклануын тәэмин итү мөһим. Читать дальше...

Сәламәтлек саклау министрлыгы вакцинациядән соң QR-кодның гамәлдә булу вакытын атады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 август, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясатканнан соң QR-кодның гамәлдә булу вакыты бер ел тәшкил итә, эпидемиологик вазгыять начарайган очракта ул алты айга калырга да мөмкин. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтына сылтама белән хәбәр итә. «Коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясаткан яки кабат вакцинация узган гражданнар вакцинаның икенче компонентын (әгәр препарат ике компоненттан гыйбарәт булса) керткәч яисә бер компонентлы... Читать дальше...

Равил Кузюров: Татарстан урманнары янындагы янгыннар саны быел 3-5 тапкырга артты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 август, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров республика урманнары янындагы янгыннар саны быел 3-5 тапкырга артканын әйтте. «Быел Татарстанда янгын куркынычсызлыгы сезоны шактый авыр уза. Бүгенге көнгә урман фонды белән чиктәш территорияләрдә 1009 термик нокта (искәрмә: космостан төшерелгән аномаль эссе нокталар) һәм 746 янгын очрагы теркәлгән. Урман янындагы янгыннарның саны узган ел белән чагыштырганда өч тапкырга, ә кайбер урыннарда биш тапкырга артуы күзәтелә»... Читать дальше...



Путин пенсионерларга бер тапкыр бирелә торган пособие турындагы указны имзалады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 август, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин пенсионерларның аерым категорияләренә ун мең сум күләмендәге бер тапкыр бирелә торган пособие турындагы указны имзалады. РИА Новости агентлыгы хәбәр иткәнчә, акчаны сентябрьдә түли башлаячаклар. Моның өчен гариза бирергә кирәкми – Пенсия фонды барлык кәгазьләрне үзе әзерләп, пособие күчерәчәк.

Ренат Харис: Шигырь яза башлаганчы рәсем ясау сәләте беренчерәк ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 август, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). 25 август 15.00 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музее күргәзмәләр залында Татарстанның халык шагыйре Ренат Харисның график эшләре күргәзмәсе ябыла. Шагыйрь сүзләренчә, шигырь яза башлаганчы, ул рәсем ясау белән мавыккан. «Шигырь язмаган вакытта табигатькә карап, рәсемнәр дә ясыйм. Үзенчәлеге шунда — графиктан тыш, акварель белән ясалган рәсемнәр дә урын алды. Рәсемне үзлегемнән ясыйм, махсус укымадым. Шигырь яза башлаганчы рәсем ясау сәләте беренчерәк ачылды»... Читать дальше...

Татарстан гармунчыларын онлайн-марафонга чакыралар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 август, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы гармунчыларын #УйнагызГармуннар2021 онлайн-марафонында катнашырга чакыралар. Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителгәнчә, марафонда катнашу өчен гармунда яки баянда үзең яраткан композицияне уйнап видеога яздырырга кирәк. Видеоны Инстаграмда #УйнагызГармуннар2021 хештегы белән урнаштырырга. Пост астында @tatfolk @mincult_rt @tatarcongress аккаунтларын билгеләргә кирәк, диелә хәбәрдә. Иң актив катнашучыларга бүләкләр тапшырылачак.

Мәгариф министрлыгы чит ил студентларына ясатырга ярый торган вакциналарны атады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 август, «Татар-информ»). Медицина иминияте полисы булган чит ил студентлары Россиядә җитештерелгән теләсә кайсы вакцинаны, ә башкалар бер компонентлы «Спутник Лайт» прививкасын ясата ала. «ОМС полисы булган чит ил гражданнары теркәлгән теләсә кайсы вакцинаны гомуми кагыйдәләр буенча ясата ала. Калганнарга исә, „Спутник Лайт“ны ясатырга мөмкин», — дип хәбәр итте Россиянең мәгариф министры Валерия Фалькова. Министр сүзләренчә, ведомство чит ил студентлары белән эшләү схемасын ясап бетергән. Читать дальше...

Татарстанда аномаль эсселекне уртача һава торышы алыштырачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 август, «Татар-информ»). Бу атнада Татарстанда аномаль эсселекне уртача һава торышы алыштырачак. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә. Бүген, 24 августта, Татарстанда республика территориясе аша үтүче атмосфера фронтлары аркасында һава торышы тотрыксыз була, кыска вакытлы яңгыр, урыны белән көчле, яшенле яңгыр, боз ява, җилнең көчәюе көтелә. Температура +26 градустан да югары күтәрелмәячәк. Чәршәмбегә каршы төндә, 25 августта... Читать дальше...

Казанда бер ир-ат поезд астында калып һәлак булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда 54 яшьлек ир-атны поезд бәрдереп үтергән. Фаҗига кичә кичке сигезләр тирәсендә Дәрвишләр – Әмәт станцияләре арасындагы 23нче километрда булган. Россия Тикшерү комитетының транспортта Үзәк төбәкара тикшерү идарәсе хәбәр иткәнчә, машинист фаҗигане булдырмаска тырышып караган, көчле сигнал биргән һәм кисәк тормозга баскан, әмма нияте барып чыкмаган. Нәтиҗәдә, 54 яшьлек ир-ат шунда ук һәлак булган. Хәзер тикшерүчеләр фаҗиганең сәбәпләрен ачыклый.

Хезмәт министрлыгы булачак пенсиянең күләме турында хәбәр итү тәртибен раслады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 август, «Татар-информ»). Юстиция министрлыгы хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков имзалаган «Картлык буенча фаразланган иминият пенсиясенең күләме хакында мәгълүматлар тәкъдим итү тәртибен һәм формасын раслау турында»гы боерыкны теркәде. Бу хакта «Российская газета» яза. Боерыкта әйтелгәнчә, пенсия тупланмасының күләме турындагы мәгълүматлар иминиятләштерелгән һәм пенсия түләүләре алмаучы 40 яшькә җиткән хатын-кызларга һәм 45 яше тулган ир-атларга тәкъдим ителәчәк. Белешмә өч елга бер тапкыр бирелергә тиеш. Читать дальше...

Зәй районында шикәр чөгендере уңышын җыя башладылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 август, «Татар-информ»). Зәй муниципаль районы игенчеләре шикәр чөгендере алырга кереште. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бу эшкә «Зәй» һәм «Восток» агрофирмаларында беренчеләрдән булып тотынган. Бер көндә 76 гектарда шикәр чөгендере җыеп алынган. Гектарыннан уртача 230 центнер уңыш чыга. 10 комбайнда ике тәҗрибәле механизатор эшли. Татлы тамыр алу заводка шикәр чөгендере тапшыру графигы нигезендә башкарыла. Зәй шикәр заводы чөгендер кабул итә башлаган инде. Читать дальше...

Башкортстанда урман янгыннары мәйданы арткан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 август, «Татар-информ»). Башкортстанның көньягында урман янгыннары мәйданы бер тәүлектә 433 гектардан 1,1 мең гектарга кадәр арткан. Төбәкнең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, дүшәмбе көнне Башкортстанда гомуми мәйданы 433,56 гектар булган 14 янгын чыганагы теркәлгән. «24 августта, 08:00 сәгатькә 61,15 гектар мәйданда 10 табигый янгын чыганагы барлыкка килгән. 222,61 гектар мәйданга 12 урында табигый янгын сүндерелгән. 1176,05 гектар мәйданда 12 урман янгыны дәвам итә», —... Читать дальше...

Адав-Толымбайда утар мәдәнияте һәм театраль лаборатория берләшкән бәйрәм ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Кичә, 23 августта, Буа районының Адав-Толымбай авылы халкын Россия күләмендә танылган театр тәнкыйтьчеләре һәм татар эстрадасы артистлары бер сәхнәдән сәламләде. Буа театрының сәнгать җитәкчесе Раил Садриевның туган авылында борынгы утар мәдәниятен күтәргән «Культурное пространство усадьбы: от двора до салона» федераль проекты кысаларында театраль бәйрәм башланып китте. Кунаклар Адав-Толымбай авылын театраль утар дип атады. «Без быел ике зур чараны берләштердек. Читать дальше...

Песошин Казанда волейбол буенча дөнья чемпионатына әзерлек өчен оперштаб төзеде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 август, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 2022 елда волейбол буенча дөнья чемпионатына әзерлек мәсьәләләрен хәл итү белән шөгыльләнәчәк оператив штаб булдыру турындагы боерыкны имзалады. «2022 елда Казан шәһәрендә волейбол буенча дөнья чемпионаты (FIVB) матчларына әзерлек һәм үткәрү буенча оператив штаб булдырырга», диелә хокукый мәгълүмат порталында дөнья күргән документта. ТР Премьер-министры урынбасары — Министрлар Кабинеты Аппараты башлыгы Шамил Гафаров штабның җитәкчесе итеп билгеләнде. Читать дальше...


Музыкальные новости
Булат Окуджава

Урганту не дали выступить на вечере памяти Окуджавы





Персональные новости
Театр

Госцирк Бурятии возглавил Тудуп Батуев: Театр и цирк, Культура, Россия





Милли китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге яңа ядкәрләр белән тулыланды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 август, «Татар-информ»). Быел июльдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге хезмәткәрләре чираттагы археографик сәфәргә барып, яңа ядкәрләр алып кайттылар. Арча районына кергән 10 авылда экспедиция нәтиҗәсендә сиксәннән артык татар һәм шәрык кулъязмасы, иске басма китабы табылды, дип хәбәр итте китапханәнең матбугат хезмәте. Алар арасында әдәби әсәрләрнең күчермәләре, догалыклар, вәкаигънамәләр (хроникаль язмалар), хатлар, дәреслекләр бар. Читать дальше...

«Казанга гашыйк бул» видеороликлар бәйгесе җиңүчеләренә 100 кило чәкчәк бирәчәкләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 август, «Татар-информ»). Казанда Шәһәр көне алдыннан «Казанга гашыйк бул» видеороликлар конкурсы башлана, анда теләге булган һәркем катнаша ала. Җиңүчеләр 100 кг чәкчәк яки квадрокоптер алачак, ә төп приз өч миллионлы турист маршруты буенча сәяхәт булачак. Моның өчен кыска видео төшерергә һәм шәһәрдә яраткан урының турында сөйләргә кирәк. Конкурс өч номинация буенча узачак: «Казан: гастрономик караш», «Архитектуралы Казан» һәм «Романтик Казан». Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте. Төп приз ... Читать дальше...

Быел илкүләм проект буенча 4 районда ГТО нормативларын тапшыру мәйданчыклары ачыла

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 август, «Татар-информ»). 2021 елда «Демография» илкүләм проектының «Спорт –тормыш нормасы» федераль проекты буенча, Татарстанның дүрт районында ГТО нормативларын тапшыра торган спорт мәйданчыклары ачылачак. Алар Нурлат, Яшел Үзән, Чистай һәм Биектау районнарында урнашачак. Шулай ук быел Кукмарада универсаль спорт залы төзелеше тәмамлады. Әлеге объектның рәсми ачылышы 17 августта булды. Илкүләм проект буенча Казанның Россия Герое С.А. Ашихмин исемендәге 130нчы урта мәктәбе территориясендәге физкультура-сәламәтләндерү комплексы... Читать дальше...

Путин мәктәпләрдә «Сириус»ның эшләнмәләрен таратырга тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 август, «Татар-информ»). «Сириус» сәләтле балалар белән эшләү үзәгенең белемен һәм тәҗрибәсен бөтен мәктәп системасында кулланырга кирәк. Бу хакта Президент «Бердәм Россия» партиясе вәкилләре белән очрашуда белдерде. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Владимир Путин үз вакытында «Сириус» үзәге башлыгы урынына Елена Шмелева кандидатурасын тәкъдим итүенә үкенмәдем, диде. «Сездән „Сириус“ линиясе буенча хәзер тупланган эшләнмәләрне, белемнәрне һәм тәҗрибәне... Читать дальше...

Мәскәүдә Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен искә алачаклар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 август, «Татар-информ»). 25 августта Муса Җәлилнең һәм аның көрәштәшләренең һәлак булуына 77 ел тула. Һәлак булучыларны искә алу уңаеннан, Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллеге ел саен Мәскәүдә шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салу чарасын оештыра. Вәкиллек хәбәр иткәнчә, Мәскәүдә Советлар Союзы Герое Муса Җәлилгә һәйкәл 2012 елда шагыйрь исемендәге урамда куелган. Проект Мәскәү Хакимияте һәм Татарстан Хөкүмәте ярдәме белән эшләнгән. Скульптураның авторы — Россиянең атказанган рәссамы Юрий Злотя. Читать дальше...

Түбән Камада күптелле белем бирү комплексы төзелә башлый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 август, «Татар-информ»). Түбән Кама мәгариф системасын яңа үсеш юлы көтә. Киләсе елда шәһәрнең 31нче микрорайонында «Адымнар» күптелле белем бирү комплексы да ачылачак. Аның нигез ташын салу 4 сентябрьгә  планлаштырыла. 7 сентябрьдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында шәһәрнең 34 нче микрорайонында 38нче техник лицей һәм балалар бакчасы комплексы төзелешенә  рәсми старт бирү планлаштырыла. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Әлеге белем бирү... Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

В Москве пройдет Братский кубок с "Динамо", ЦСКА и сербскими "Партизаном" и ОФК


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Рафаэль Надаль

Рафаэль Надаль: Рекордный 10-кратный чемпион, побежденный в двух сетах Хубертом Гуркачем на Открытом чемпионате Италии | Теннисные новости


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Суд обязал оператора Пулково улучшить защиту от птиц. Тот намерен обжаловать решение





Путин в России и мире
Москва

Как Россия побеждает в Африке: Волна военных переворотов приносит Путину новых союзников


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Лукашенко надеется на восстановление транспортных маршрутов с Израилем




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Мечтающего по победе Киева Макаревича* проверят на экстремизм


Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Бато Багдаев

Театр кукол «Ульгэр» выступил в райцентре Бурятии в День Пушкина - Россия, Культура, Дети



Москва

Примадонна оперной сцены Хибла Герзмава споет в ...

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net