Түбән Камада күптелле белем бирү комплексы төзелә башлый
(Казан, 24 август, «Татар-информ»). Түбән Кама мәгариф системасын яңа үсеш юлы көтә. Киләсе елда шәһәрнең 31нче микрорайонында «Адымнар» күптелле белем бирү комплексы да ачылачак. Аның нигез ташын салу 4 сентябрьгә планлаштырыла. 7 сентябрьдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында шәһәрнең 34 нче микрорайонында 38нче техник лицей һәм балалар бакчасы комплексы төзелешенә рәсми старт бирү планлаштырыла. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Әлеге белем бирү комплексы төзелеше «Татнефть» ГАҖ ярдәме белән мөмкин булды. Мондый белем бирү комплекслары хәзерге вакытта Казанда һәм Алабугада ачылды, яңа уку елында Чаллыда эшли башлаячак. Узган җомгада күптелле комплекс Актанышта да ачылды, билгеле булганча, анда ел саен үткәрелә торган республика педагогик конференциясе узды.