Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе бюллетеньнәрне Испания һәм Финляндиягә озатачак
(Казан, 24 август, «Татар-информ», Алексей Угаров). Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе типографиядән чит илдә оештырылган сайлау участокларында тавыш бирү өчен әзерләнгән бюллетеньнәрне алды. Алар андагы татарстанлылар Дума сайлауларында катнаша алсын өчен Испания һәм Финляндиягә озатылачак. Республика Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев шул хакта хәбәр итте.
«Чит илдә оештырылган участокларда да тавыш бирү мөмкинлеген биреп, һәр гражданинның актив сайлау хокукы саклануын тәэмин итү мөһим. Бюллетеньнәр махсус рейс белән сак астында Россия Үзәк сайлау комиссиясенә китереләчәк, шуннан соң РФ Тышкы эшләр министрлыгы аша чит илдәге сайлау участокларына озатылачак», — дип искәртте Кондратьев.
Россиядән читтә барлыгы 144 илдә 340тан артык сайлау участогы оештырылачак, аларда сайлау үткәрелгән көннәрдә чит илдә булган ватандашларыбыз тавыш бирә алачак. Моның өчен участок сайлау комиссиясенә килгәч, сайлаучылар исемлегенә кертүне сорап, телдән мөрәҗәгать итү дә җитә.
Шунысын да искәртик: 17, 18 һәм 19 сентябрьдә Россия гражданнары сигезенче чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутатларын сайлаячак. Татарстанда шулай ук аерым округларда ТР Дәүләт Советына һәм җирле хакимият органнарына өстәмә сайлаулар да узачак.