Быел Казанда яңа йортлардагы фатирның квадрат метры 25 процентка диярлек арткан
(Казан, 24 август, «Татар-информ»). 2021 елда Казанда яңа йортлардагы фатирның бер квадрат метр бәясе узган елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда 24,8 процентка арткан. Төзелеш компанияләре бердәм ресурсы материалларыннан күренгәнчә, бүгенге көндә ул 86 218 сум тәшкил итә. Хәзерге вакытта республика территориясендә 317 торак йорт төзелә, фатирларның уртача мәйданы 50,6 квадрат метр тәшкил итә, бу 2020 елга караганда 0,8 процентка кимрәк. Шул ук вакытта, төзелә торган торакның (фатирлар, блоклар, апартаментлар) 60 проценттан артыгы Казанга туры килә. Төзелеш компанияләре бердәм ресурсы хәбәр иткәнчә, төзелә торган торакның гомуми мәйданы 1,9 миллион квадрат метрга җитә.