Чираттагы шәһәр өмәсе Бөгелмәдә планлаштырылган
(Бөгелмә, 24 август, «Татар-информ», «Бөгелмә авазы» ). Чираттагы шәһәр өмәсе Бөгелмәдә планлаштырылган. Бу хакта бүген шәһәр мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе вакытында хәбәр иттеләр. Шәһәр урамнарын җыештыру 28 августка планлаштырылган. Хәзерге вакытта җәмәгать киңлекләрен карап тоту, паркларда һәм скверларда чисталык урнаштыру буенча эшләр дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, 21 августта шәһәр һәм районда күмәк өмә үткәрелде. Анда предприятиеләр, иҗтимагый оешмалар, волонтерлар һәм битараф булмаган гражданнар катнашты. Читать дальше...