Арчада узган уку елында олимпиадаларда җиңүчеләрне бүләкләделәр
(Арча, 24 август, «Татар-информ», « Арча хәбәрләре », Гөлсинә Зәкиева). Бүген Арча шәһәрендә 2020-2021 уку елы нәтиҗәләре буенча «Сәнгать», «Журналистика», «Спорт» номинацияләрендә Халыкара, Бөтенроссия, Республика бәйгеләре, фестивальләре, ярышлары, олимпиадалары җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы узды.
Укучы балалар, аларның педагогларына Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатлары, акчалата бүләкләр тапшырылды.