Татарстан гармунчыларын онлайн-марафонга чакыралар
(Казан, 24 август, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы гармунчыларын #УйнагызГармуннар2021 онлайн-марафонында катнашырга чакыралар.
Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителгәнчә, марафонда катнашу өчен гармунда яки баянда үзең яраткан композицияне уйнап видеога яздырырга кирәк.
Видеоны Инстаграмда #УйнагызГармуннар2021 хештегы белән урнаштырырга. Пост астында @tatfolk @mincult_rt @tatarcongress аккаунтларын билгеләргә кирәк, диелә хәбәрдә.
Иң актив катнашучыларга бүләкләр тапшырылачак.