КФУ чит илдән килгән студентларга Россия вакцинасын бушлай ясарга тәкъдим итәчәк
(Казан, 24 август, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Казан федераль университетының чит ил студентларына коронавирустан Россия вакциналарын ясатырга тәкъдим итәчәкләр.
«Вакцинация Россия һәм чит ил гражданнары өчен оештырылачак. Без Россиядән килгән барлык студентларга вакцинация узарга тәкъдим итәчәкбез. Университет шундый карарга килде: чит илдән килгән студентларга „Спутник Лайт“ вакцинасын ясатырга тәкъдим итәбез. Студентлар өчен ул бушлай булачак», — дип сөйләде туры элемтә барышында КФУның белем бирү эшчәнлеге буенча проректоры Тимерхан Алишев.
Алишев сүзләренчә, гыйнвар-июль айларында чит ил студентлары өчен вакцинация үткәрелгән. Аннан соң аны туктатып торганнар, ике-өч көннән бу эш яңадан башланачак.