Путин: Кешеләрне вакцина ясатырга ихтирам белән үгетләргә кирәк
(Казан, 24 август, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин фикеренчә, Россия гражданнарын коронавирустан прививка ясатырга кирәк дип ышандырганда, хөрмәт һәм үҗәтлек булырга тиеш.
Үҗәт һәм ихтирамлы булу — ассызыклап әйтәм — кешеләргә ихтирам белән аның кирәклегенә ышандырырга. Аның үз гомереңне саклап калу, исәнлек, якыннарны саклау өчен ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңлатырга кирәк», — дип әйтте ил җитәкчесе.
Президент сүзләренчә, вакциналарның дөрестән дә ярдәм итүен һәм коронавирус инфекциясен йоктырган очракта аның авыр формада узмавын күрсәтергә кирәк.