Казанда җиңел машина һәм мотоцикл бәрелешкән, байкер — хастаханәдә
(Казан, 24 август, «Татар-информ»). Казанда Болотников һәм Лазарев урамнары киселешендә мотоциклчы һәм «Лада Ларгус» машинасы бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләре видеосы социаль челтәрләрдә барлыкка килде. «Татар-информ»га шәһәр автоинспекциясе хәбәр итүенчә, авария урынына килгән медиклар зыян күргән мотоциклчыны аңсыз килеш хастаханәгә алып киткән.