Чаллыда тугызынчы сыйныфны тәмамлаган ике йөзгә якын укучы аттестатсыз калды
(Казан, 24 август, «Татар-информ»). Быел Чаллыда тугызынчы сыйныфны тәмамлаган 183 укучы имтиханнарны бирә алмады һәм аттестатсыз калды
Сентябрьдә имтиханнарны яңадан тапшырып булачак, дип хәбәр итә «Челнинские известия».
Шәһәрнең тугыз мәгариф учреждениесе: 2, 26, 36, 57, 61, 76, 77, 78, 79 номерлы мәктәпләр дүрт баллдан башланган урта билгене алаган. 9нчы сыйныфны тәмамлаган 249 укучы кызыл аттестат алган.
Элегрәк Чаллының мәгариф бүлеге җитәкчесе Рөстәм Хуҗин хәбәр иткәнчә, көллиятне тәмамлаучыларның 42 проценты гына үз белгечлеге буенча эш урыны тапты, 22,8 проценты армиядә хезмәт итә.