Татарстанда моторлы көймәдә йөзеп китеп югалган яшүсмерләрне эзләү дәвам итә
(Казан, 24 август, «Татар-информ», Павел Климчак). Алабуга районында 16 яшьлек кыз һәм 17 яшьлек егетне эзләү дәвам итә.
Яшүсмерләр 22 август көнне моторлы көймәгә утырып Камага киткән һәм югалган. Әлегә үсмерләр дә, көймә дә табылмаган.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, эзләүдә Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре, кинолог, полиция хезмәткәрләре һәм волонтерлар катнаша. Барысы 70 кеше, 18 көймә, квадроцикл һәм коткару машинасы җәлеп ителгән.