Татарстанда тагын өч кеше коронавирус корбаны булды
(Казан, 24 август, «Татар-информ»). Соңгы тәүлектә татарстанда коронавирустан өч үлем очрагы теркәлгән. 1942, 1957 и 1962нче елларда туган өч хатын-кыз Covid-19 инфекциясе корбаны булган. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнде», — дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте. Республикада пандемия башланганнан бирле Covid-19 инфекциясеннән 672 кеше үлгән.