Татарстан җыелма командасы WorldSkills финалында 23 яңа компетенциядә чыгыш ясый
(Казан, 24 август, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). «Яшь профессионаллар» IX Илкүләм чемпионат финалында Татарстан җыелма командасы 23 яңа компетенциядә чыгыш ясаячак.
«Ел саен яңа белгечлекләр һәм компетенцияләр барлыкка килә. Алар алдынгылары үзгәрү нәтиҗәсендә була. Мәсәлән „Цифрлы модельер“ компетенциясе „Мода технологиясе“ннән килеп чыккан. Республика командасы 23 компетенциядә беренче тапкыр чыгыш ясаячак „Интернет-маркетинг“, „Рекрутинг“, „Цифрлы игенчелек“ — бөтенләй яңа юнәлеш», — дип сөйләде «Татар-информ» хәбәрчесенә «Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге» генераль директоры Эмиль Гобәйдуллин.
Аның сүзләренчә, «Цифрлы игенчелек» компетенциясендә катнашучылар цифрлы технологияләр һәм интернет ярдәмендә, җир кишәрлекләрен планлаштырудан алып аларны эшкәртүгә кадәр бөтен процессны контрольдә тота ала.
Чемпионат 25–29 августта Башкортстанда берничә объект мәйданында узачак. Татарстан делегациясе иң күп санлы делегацияләрнең берсе була. 164 катнашучы 127 компетенциядә көч сыный. 29 август көнне җиңүчеләрнең исеме билгеле булачак. Кайбер катнашучылар Россия җыелма командасына чакыру алачак.