Татарстан Президенты Мәскәүдә «Бердәм Россия» партиясе съездында катнашты
(Казан, 24 август, «Татар-информ»). Бүген Мәскәүдә «Бердәм Россия» партиясе съездының икенче этабы узды, анда Татарстаннан 12 делегат катнашты.
Көн тәртибендәге төп тема партиянең VIII чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлауга халык программасын кабул итү булды.
Чарага партиянең генераль, югары советлары әгъзалары да чакырылган иде, анда төбәк партия исемлеге лидеры Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Россия Президенты Владимир Путин партия программасына гражданнарның тәкъдимнәре кертелгән булуын ассызыклады. «Съездның икенче этабы әлеге программаны кабул итү генә түгел. Асылда, “ Бердәм Россия " сәяси, мораль бурычны үз өстенә ала. Бу — бик зур җаваплылык», — ди ул.
Татарстан халкы да партиянең халык программасын булдыруда катнашты. «Бердәм Россия» нең төбәк бүлеге сәркатибе Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, татарстанлылар актив катнашкан һәм булачак сайлауларга карата кызыксыну белдергән.
Партиянең икенче съезды нәтиҗәсе буларак халык программасын кабул итү булды.