Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Сентябрь
2021

Новости за 05.09.2021

Алабуганың Нечаев скверы төзекләндерелде

Tatar-inform.tatar 

(Алабуга, 5 сентябрь, «Татар-информ», «Алабуга нуры» ). Алабугада Нечаев скверындагы корылмалар вандаллар кулыннан зыян күргән иде. Бер ай үтүгә, скверда утыргычларны рәтләделәр, буяу эшләре башкардылар, хәзер анда матурлык хөкем сөрә. Шәһәр халкын парк һәм скверлар территориясендәге объектларга сак карарга чакыралар.

Түбән Камада «Шәһәр практикалары» программасында катнашу өчен белгечләр чакырыла

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ»).«Шәһәр практикалары» белем бирү програмасында катнашу өчен, архитекторлар, шәһәр төзүчеләре, девелоперлар, эшкуарлар, шәһәр активистлары, хакимият, Түбән Кама һәм Татарстан Республикасының профильле департаментлары хезмәткәрләре чакырыла. Программа мәдәни кластерларны үстерүгә багышланган һәм воркшоп форматында узачак. Башта катнашучылар төзекләндерүгә, икътисадка һәм проектларны бюджетлауга комплекслы якын килү турында онлайн-лекцияләр тыңлаячак, аннары проект эшен командаларда дәвам итәчәк. Читать дальше...

«Ак Барс» хоккей командасы рәттән икенче уенда җиңелде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген «Ак Барс» хоккей командасы Түбән Новгородның «Торпедо» командасына җиңелде. Матч исәбе — 1:3. Уен Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда узды. Ике команда да бер-берсе белән җиңелүләрдән соң очрашты: «Ак Барс» кичә Пекин командасына оттырды , ә «Торпедо» 2 сентябрь «Витязь»га җиңелде. Беренче периодның өченче минутында «Торпедо» һөҗүмчесе Дамир Җәфәров гол кертте (0:1). Икенче период голларсыз үтте. Өченче период уртасында «Ак Барс» уенчылары бер-бер артлы кагыйдә бозды. Читать дальше...



Әгерҗе районында берьюлы дүрт «Үсеш ноктасы» ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Әгерҗе, 5 сентябрь, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре» ). Белем бәйрәме көнне «Мәгариф» илкүләм проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында Әгерҗе районында берьюлы дүрт «Үсеш ноктасы» үзәге ачылды. Технологик юнәлешләрне үз эченә алган мондый үзәкләр 2нче шәһәр, Иж-Бубый, Исәнбай, Красный бор мәктәпләрендә эшли башлады.  Исәнбайда әлеге үзәкне ачу тантанасында Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, район башлыгы Азат Вәлиев... Читать дальше...

Мәскәү табиблары Казанда сәламәтлеге белән проблемалары булган балаларны кабул итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казанда «Сәламәтлек дулкыны» XV Бөтенроссия акциясе узды. Федераль медицина үзәкләре белгечләре Татарстан балаларына һәм хатын-кызларга сәламәтлек проблемалары буенча консультация бирергә килгән. Мәскәү табиблары 5-13 сентябрь көннәрендә Идел, Кама елгалары буйлап теплоходта 9 шәһәргә барырга ниятли. Казан — Алабуга — Сарапул — Пермь — Чайковский — Чистай — Ульяновск — Чабаксар — Түбән Новгород шәһәрләрендә тукталып, авыруларны кабул итәчәкләр. Читать дальше...

«Китап» радиосы кичәсендә «Әлдермешкә кайтам әле» җыры заманча башкаруда яңгырады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бүген Габдулла Кариев театрында «Китап» радиосы «Мин матурлык эзләп йөрим җирдән…» дигән әдәби-музыкаль кичә үткәрде. Анда «MINGAZOV» кавер төркеме Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи репертуарыннан «Әлдермешкә кайтам әле» җырын заманча яңгырашта тәкъдим итте. «Әлеге җырга каверны без бер ел элек ясадык. Безнең репертуардагы җырлар — аранжировкалар ярдәмендә заманча яңгыраш алган композицияләр», — диде «MINGAZOV» кавер төркеме солисты Ильяс Мингазов «Татар-информ» хәбәрчесенә. Читать дальше...

Казан консерваториясе иҗат коллективы Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәгендә чыгыш ясый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ»). Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең иҗат коллективы 15 сентябрьдә Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәге сәхнәсендә чыгыш ясаячак. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә. «Казан утлары» хәйрия концертында опера студиясе һәм Казан консерваториясенең «Tatarica» оркестры солистлары чыгыш ясаячак. Кичәдә опералардан өзекләр, Нәҗип Җиһанов, Рөстәм Яхин, Җәүдәт Фәйзи, Салих Сәйдәшев, Сара Садыйкова... Читать дальше...

Ташламалардан файдаланучыларга акчалата түләүгә хаклы булуларын искәрттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ»). Социаль хезмәтләргә хакы булган федераль ташламалардан файдаланучы гражданнарның аларны акчалата эквивалентта алу мөмкинлеге бар. Моның өчен 1 октябрьгә кадәр гариза тапшырырга кирәк, дип искәрттеләр Россия Пенсия фондының Карачай-Черкас Республикасы буенча бүлегендә. Бу хакта «Российская газета» яза. «Инвалидларга, беренче чиратта, хроник авырулардан интегүчеләргә, дару белән тәэмин итү буенча социаль хезмәттән баш тартканчы, дәвалаучы табиб белән киңәшләшергә киңәш ителә. Читать дальше...



Казанда автоинспекторны машина бәрдергәннән соң җинаять эше кузгатылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда ЮХИДИ инспекторын машина бәрдергәннән соң, Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин РФ Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе башлыгына хакимият вәкиленә карата көч куллану турында җинаять эше кузгатырга кушты. Бастрыкин тикшерүнең барышы турында хәбәр итәргә күрсәтмә бирде һәм судта машина йөртүчегә карата сак астына алу рәвешендә чик чарасы билгеләүне үтенде. Ул эшне тикшерүне шәхси контроленә алды. Шуннан соң Татарстанда Mercedes... Читать дальше...

Ташкентның Татар мәдәни үзәге Үзбәкстан бәйсезлегенә багышланган бәйрәмдә катнашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ»). 3 сентябрьдә Ташкент өлкәсенең Октом мәхәлләсендә һәм 28 августта Ташкент өлкәсенең Чиназ районы Эшенобод бистәсендә Үзбәкстандагы милли-мәдәни үзәкләр катнашында Үзбәкстан бәйсезлегенең 30 еллыгына багышланган Дуслык көннәре кысаларында «Өч буынның очрашулары» дигән бәйрәм чаралары узды. Бу хакта Ташкент шәһәре Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәгенең телеграм-каналы хәбәр итә. Чарада Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге дә актив катнашты, ул татар халкының мәдәниятен... Читать дальше...

Казан кинофестиваленең жюри рәисе татарларга татарча кино төшерергә киңәш итә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең жюри рәисе, азәрбәйҗан кинорежиссеры, сценарист, актер, продюсер Эльчин Мусаоглу Казанда татарча киноны күбрәк төшерергә киңәш итә. «Мин күргән беренче татар фильмы „Бибинур“ иде. Мин аны 2009 елда Алма-Ата фестивалендә карадым. Дөрес, аның режиссеры татар түгел. Минем татар кешесе төшергән татар фильмын карыйсым килә иде», — диде ул кинофестивальнең беренче матбугат конференциясендә. «Кичә бик рәхәтләнеп... Читать дальше...

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 53 яңа очрагы ачыкланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 53 яңа очрагы ачыкланган. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, биш кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. «11 кеше хастаханәгә озатылган, 42 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә. Казанда – 29, Чаллыда – сигез, Тукай районында – өч, Зәй, Лениногорск һәм Минзәлә районнарында – икешәр... Читать дальше...

Казанда халыкара мөселман киносы фестивале ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең беренче рәсми чарасы «Ногай» кунакханәсендә урнашкан Матбугат үзәгендә булды — биредә жюри әгъзалары белән беренче матбугат конференциясе үтте. «Иң авыры — хакыйкатьне билгеләү, иҗат кешесенең хокукын кысмаслык итеп эшлисе иде», — диде азәрбәйҗан кинорежиссеры, сценарист, актер, продюсер Эльчин Мусаоглу. «Фильмнарны мәрхәмәтлелек күзлегеннән чыгып бәяләячәкмен. Башка бәя була да алмый. Йөрәгемә кагылса... Читать дальше...

Табиблар җәяү йөрү ярдәмендә вакытыннан алда үлүдән котылып булуы хакында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ»). Көн саен җиде мең адым ясап, кеше теләсә нинди сәбәптән вафат булу куркынычын киметә. JAMA Network Open фәнни журналында дөнья күргән, Массачусетс технология институтыннан доктор Аманда Палуч җитәкчелегендәге белгечләрнең тикшеренү нәтиҗәләре шуны раслый. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. Эксперимент 2005-2006 елларда үткәрелгән. Анда тән тиресе төрле булган 38 яшьтән 50 яшькә кадәрге ике меңнән артык ир-ат һәм хатын-кыз катнашкан. Бер ел дәвамында алар... Читать дальше...

Россиядә коронавирус инфекциясе йоктыручылар саны 7 миллионнан арткан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ»). Пандемия башланганнан бирле Россиядә коронавирус инфекциясе йоктыруың 7 012 599 очрагы ачыкланган, бер атнада 129 772 кеше әлеге авыруны эләктергән. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә. Шул ук вакытта, узган җиде көндә илдә июнь аеннан бирле минималь үсеш күзәтелгән. Чагыштыру өчен: моннан бер атна элек коронавирус йоктырган 135 750 яңа пациент теркәлгән иде. Оперштаб мәгълүматлары буенча, коронавирустан вафат булучылар саны 0,5 процентка кимегән – бер атнада 5563 үлем очрагы теркәлгән. Читать дальше...

Россия автомобильчеләрен яңа штрафлар хакында кисәттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ»). Машина йөртүчеләр ЮХИДИ рөхсәтеннән башка өстәмә динамиклар һәм сабвуферлар урнаштырган өчен 500 сум күләмендә штрафка тартылырга мөмкин. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. Бу таләп Администратиф хокук бозулар кодексының 12.5 маддәсе 1 өлешенә («Төзек булмаган, шул сәбәпле эксплуатацияләү тыелган автомобиль белән идарә итү») туры килә. Юл хәрәкәте кагыйдәләре кушымтасының 7.18 пунктында күрсәтелгәнчә, машина йөртүчеләрнең конструкциясенә ЮХИДИ идарәсе рөхсәтеннән... Читать дальше...

Казахстанның Уральск шәһәрендә ике мең урынлык яңа мәчет төзелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ»). Уральск шәһәренең Жангир Хан урамында калкып чыгачак яңа мәчетнең иң яхшы эскиз проектына ачык бәйге игълан ителгән һәм эшләр кабул ителә башлаган инде. Бу хакта Казахстан мөселманнары Диния нәзарәтенең рәсми сайты яза. Мәчет 1500-2000 кешене сыйдыра алачак. Конкурста катнашучылар техник бирем нигезендә объектның архитектур проектын тәкъдим итәргә тиеш. Эшләр быелның 1 октябренә кадәр кабул ителә. Бәйгедә лицензиясе булган проект оешмалары һәм шәхси эшкуарлар катнаша ала. Читать дальше...

Путин: Нефть һәм газ сәнәгате – күркәм хезмәт традицияләре булган тармак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ»). Нефть һәм газ тармагы – Россия икътисадының система хасил итүче өлкәләреннән берсе. Анда илнең милли байлыгын арттыруга, төбәкләрне үстерүгә һәм Россия Федерациясенең экспорт җәлеп итүчәнлеген күтәрүгә лаеклы өлеш кертүче тәҗрибәле, компетентлы кешеләр хезмәт куя. Россия Президенты Владимир Путинның тармак хезмәткәрләре һәм ветераннарына адресланган телеграммасында шулай диелә. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә. «Бүгенге көндә нефть һәм газ тармагы ... Читать дальше...

Башкортстанда урман янгыннарының гомуми мәйданы 3,3 мең гектарга җиткән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ»). Башкортстанда 3,3 мең гектардан артык мәйдандагы янгыннарның алты чыганагы әле һаман да гамәлдә, барлык чыганаклар да юк ителгән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча Баш идарәсенә сылтама белән хәбәр итә. 4 сентябрьдә төбәктә 2,7 мең гектардан артык мәйданда дала һәм урманнар януы хакында элегрәк хәбәр ителгән иде. «Урман янгыннарының алты чыганагы әле һаман да гамәлдә, гомуми мәйданы 3389,5... Читать дальше...


Музыкальные новости
Михаил Кутушов

Компания ICDMC стала победителем престижной премии в сфере ЗОЖ – Green Awards 2023/24





Персональные новости
Локомотив

В "Локомотиве" иронично отреагировали на ничью в матче ЦСКА со "Спартаком"





Чаллыда яшәүче бер хатын чакыру буенча килгән фельдшерны кыйнаган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Ашыгыч ярдәмгә Чаллыда яшәүче бер хатын-кыздан чакыру килгән. Ул үзен әнисе кыйнавы хакында хәбәр иткән. Табиблар тиешле адрес буенча килгән. Фатирга кергәч, хуҗабикә фельдшер кызга ташланган һәм аны кыйнарга керешкән. Табиблар полиция хезмәткәрләрен чакырткан. Агентлык мәгълүматлары буенча, дүшәмбе көнне фельдшер, тәнендә кыйналган эзләрне фотога төшереп һәм үзен рәнҗеткән хатын-кызга карата тиешле чара күрүне сорап, гариза язарга ниятли.

Миңнеханов Нефть һәм газ тармагы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ»). Нефть чыгару инде 75 елдан артык Татарстан икътисадының төп тармакларыннан берсе булып кала. Шунысы да мөһим: нефтьчеләр «кара алтын» чыгарып кына калмый, республика үсешенә дә зур өлеш кертә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләрен тәбрик итеп, шулай дип белдерде. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Бу көнне барыннан да элек тармак ветераннарына, республикада нефть производствосын булдыручыларга, киләсе... Читать дальше...

Бөгелмәдә җиңел машина, җәяүлене бәрдереп, торак йортка килеп бәрелгән, шоферы үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Кеше үлеменә китергән авария кичә кичке җиденчеләрдә Бөгелмәдә булган. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, «Лада» автомобиленең 48 яшьлек йөртүчесе имин тизлек сайламаган һәм 18 яшьлек җәяүлене бәрдергән. Шуннан соң кирпеч койманы җимереп, шәхси йортка килеп сыланган. «Нәтиҗәдә, җиңел автомобильнең йөртүчесе шунда ук һәлак булган. Җиңелчә тән җәрәхәтләре алган җәяүлегә Үзәк район... Читать дальше...

Табиб смартфон аша нинди инфекцияләр йогарга мөмкин икәнлеге хакында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ»). Телефон өслеге – авыру китереп чыгаручы күпсанлы куркыныч микроблар яши торган урын. Бу хакта «Прайм» агентлыгы хәбәр итә. Әйтик, Британиянең Суррей Университеты тикшеренүчеләре гадәти кешеләрнең смартфоннарын алып эксперимент үткәргән. Үткәрелгән анализ гаджетларда бактерияләр унитаз каймасына караганда 18 тапкыр күбрәк булырга мөмкин икәнлеген күрсәткән. «Эксперимент кысаларында гадәти кешеләрнең 30 телефоны тикшерелгән. Нәтиҗәдә, кайбер очракларда смартфон... Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев Әлмәттә яңа балалар бакчасы ачты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Әлмәттә 140 балага исәпләнгән «Каракүз» дип аталган балалар бакчасы ачты. Тантаналы чарада «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов та катнашты. ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итүенчә,  төзелеш эшләрен «Татнефть» компаниясе финанслаган. Рөстәм Миңнеханов нефтьчеләргә шундый әһәмиятле социаль проектка ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде. «Нефтьчеләр көне алдыннан „Татнефть“ компаниясе шәһәргә шундый матур бүләк ясады. Читать дальше...

Ингушетиядә җимерелгән мәчетне фотолар буенча яңадан торгызачаклар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ»). Ташны коры ысул белән өю белгече Рамзан Султыгов (Испания) җитәкчелегендәге Ингушетия реставраторлар мәктәбе таулы Джейрах районындагы борынгы мәчетне яңадан торгызу эшенә кереште. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы республиканың «Дзурдзуки» тарих-география җәмгыятенә сылтама белән хәбәр итә. «Республика ташчылар берлеге җыелышында таш белән эшләргә теләүчеләрне өйрәтү өчен реставраторлар мәктәбе булдыру турында карар кабул ителде. Команда беренчеләрдән булып Ингушетиядәге... Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Результаты забега на 5 км на Московском полумарафоне. Аплачкина и Голоктионов установили рекорды соревнований


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Виктория Азаренко

Азаренко не смогла пробиться в 1/8 финала турнира в Мадриде, уступив Соррибес-Тормо


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Концентрация песка в городском воздухе возвращается к обычным значениям





Путин в России и мире
Москва

Путин поздравил Леонида Рошаля с днем рождения


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Это - война: литовские беспилотники попытались атаковать Минск




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире
Москва

Басманный суд Москвы арестовал продюсера Reuters Константина Габова за помощь ФБК в подготовке материалов



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Шапка

Шапки женские на Wildberries — скидки от 398 руб. (на новые оттенки)



Москва

Прогноз пожарной опасности на 3 дня опубликовали в Подмосковье

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net