Әлмәттә беренче тапкыр плоггинг йөгереше узды
(Әлмәт, 25 сентябрь, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары» ). Плоггинг-актив ялның яңа һәм бик тиз популярлык җыючы төре, ул билгеле бер дистанциягә йөгерү һәм чүп-чар җыюны үз эченә ала. Әлмәттә мондый чараны шәһәрнең экология һәм төзекләндерү департаменты Макдоналдс белән берлектә үткәрде. Өмәнең яңа форматында үзләрен Әлмәтнеңнең югары һәм махсус урта уку йортлары студентларыннан торган 5 команда сынап карады. Чара күңелле һәм нәтиҗәле узды. Катнашучылар тарафыннан 311,6 кг төрле чүп-чар җыелды.