Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Сентябрь
2021

Новости за 14.09.2021

Чаллыда «Демография» илкүләм проекты буенча төзелгән яңа балалар бакчасы ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Бүген Чаллыда «Калейдоскоп» 130нчы балалар бакчасы ачылды. Мәктәпкәчә учреждение «Демография» илкүләм проекты ярдәмендә төзелгән. Ул 220 балага исәпләнгән, шул исәптән өч яшькә кадәрге 120 баланы да. Бу хакта автошәһәрнең Мәгълүмати сәясәт идарәсе һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе хәбәр итә. Тантаналы чара мэр Наил Мәһдиев һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина катнашында узды. Кунаклар балаларны бер яшьтән кабул итә торган ясле төркемнәрендә дә булды. Читать дальше...

«Ак Барс» бу сезонда беренче тапкыр буллит бәрү сериясенә барып җитте һәм җиңде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары «Сочи» командасын буллит бәрү сериясендә җиңде. Уен исәбе 3:2. Матч Сочида үтте. Бүген бу сезонда беренче тапкыр «Ак Барс» капкасын Тимур Билалов саклады. Беренче период. Уналтынчы минутта исәп ачылды, голны «Сочи» һөҗүмчесе Артём Николаев кертте (1:0). Икенче период. Икенче минутта Континенталь хоккей лигасында үзенең 600нче уенын үткәрүче Артём Лукоянов исәпне тигезләштерде (1:1). Өченче период. Читать дальше...

Татьяна Голикова: Мәктәпләрне капиталь төзекләндерү программасы 1 гыйнвардан башлана

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Мәктәпләрне капиталь ремонтлау программасы 2022 елның гыйнварыннан гамәлгә ашырыла башлаячак. Бу турыда «Российская газета» хәбәр итә. «Программа 2022 елның 1 гыйнварыннан башлана. Шуңа күрә хәзердән үк төбәкләр ремонт үткәрү мәсьәләсен мәктәп укучылары өчен уңайлы булсын өчен хәл итә. Барлык төбәкләргә дә программаны формалаштыруга таләпләр җиткерелде», — дип сөйләде РФ хөкүмәте һәм «Бердәм Россия» партиясе җитәкчелеге белән Владимир Путинның киңәшмәсендә вице-премьер Татьяна Голикова. Читать дальше...



Путин: Хөкүмәт пандемия вакытында үзен яхшы яктан күрсәтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәте пандемиянең кискен фазасы вакытында тулаем алганда үзен уңай яктан күрсәтте, әмма кайбер әйберләрне яхшырак та ясап булыр иде. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин Хөкүмәт әгъзалары һәм «Бердәм Россия» партиясе җитәкчелеге белән киңәшмәдә әйтте. «Күп әйберләрне мөгаен яхшырак, нәтиҗәлерәк, вакытында эшләргә мөмкин булыр иде, әмма тулаем алганда Хөкүмәт үзен пандемиянең кискен фазасында яхшы яктан күрсәтте», — дип китерә ТАСС дәүләт башлыгы сүзләрен. Читать дальше...

Путин балалы гаиләләргә ярдәм итүнең тулы системасын төзергә өндәде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Россиядә яңа туган баладан алып мәктәпне тәмамлаганга кадәр баласы булган гаиләләргә ярдәм күрсәтүнең тулы системасын төзергә кирәк. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин сүзләренә сылтама белән «Российская газета» хәбәр итә. Бу тема турында фикер алышыначак, дип аңлатты ул. «Шул исәптән моны парламентның булачак составы белән килешергә кирәк», — дип белдерде дәүләт башлыгы. Путин сүзләренчә, Дәүләт Думасында социаль мәсьәләләр буенча каршылыклар гадәттә булмый.

Алексей Фролов: Ягу чоры алдыннан казаннарны, вентиляция системаларын тикшерү кирәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы ягу чоры алдыннан казаннарны, вентиляция системаларын тикшерергә киңәш итә. «Урыннарда җитәкчеләргә, халыкка мөрәҗәгать итәсе килә. Проблемалар пәйда булса, идарәче компанияләргә мөрәҗәгать итәргә, төтен чыгу юлларын тикшерү өчен вентиляция хезмәтләрен чакырырга кирәк. Ике контурлы казаннар булган торак йортларда газ белән тәэминат буенча эчке системаларны, казаннарны тикшерергә кирәк. Читать дальше...

Россиядә гаилә ипотекасына ихтыяҗ ике тапкыр арткан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Гаилә ипотекасы бер балалы гаиләләргә дә бирелә башлагач, аңа ихтыяҗ ике тапкыр арткан. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә. «Бу ипотека продуктына ихтыяҗ агымдагы елның беренче яртыеллыгы белән чагыштырганда ике тапкырга арткан», — дип хәбәр итте вице-премьер Марат Хөснуллин президент Владимир Путинның хөкүмәт әгъзалары һәм «Бердәм Россия» җитәкчелеге белән киңәшмәсендә. Гаилә ипотекасы программасы 2018 елда эшли башлады. Элегрәк 2018 елның 1 гыйнварыннан... Читать дальше...

Михаил Мурашко коронавирус вазгыятен бәяләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Россиядә коронавирус йоктырган 723 мең пациент медицина күзәтүе астында кала, сәламәтлек саклау системасына йөкләнеш югары. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә. «Бүген Россиядә яңа коронавирус инфекциясе белән авыручы 723 мең кеше элеккечә медицина хезмәткәрләре күзәтүе астында кала, бу сәламәтлек саклау системасына элеккечә үк югары йөкләнеш», — диде РФ сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко «Россия 24» каналы эфирында.



Россиядә ике миллион гаилә өч яшькә кадәрге балаларга пособие ала

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Россиядә 2 миллион гаилә өч яшькә кадәрге балаларга айлык пособие ала. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. «Өч яшькә кадәрге баласы булган мохтаҗ гаиләләр айлык пособие ала. Бүгенге көндә 2 миллион гаилә барысы бергә 152,2 миллиард сум ала», — диде Россия вице-премьеры Татьяна Голикова Россия президенты Владимир Путинның РФ хөкүмәте һәм «Бердәм Россия» партиясе җитәкчелеге белән киңәшмәсендә.

Татарстан укучылары дәресләрдә финанс белемен үзләштерәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). 15 сентябрьдә Татарстан мәгариф учреждениеләрендә финанс грамоталыгы онлайн-дәресләрнең көзге сессиясе башланачак. Россия Банкының республика буенча бүлекчәсе — Татарстан буенча Илкүләм банк матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, проектта 6-11 сыйныф укучылары, һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары катнашачак. «Дәресләрдә укучылар җыелган акча, кредит һәм иминиятләштерү, инвестицияләр, салымнар һәм пенсия тупланмалары өчен финанс инструментлары, шулай ук... Читать дальше...

Дәүләт Думасына сайлауларда катнашу турындагы мәгълүмат онлайн күрсәтеләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). РФ Үзәк сайлау комиссиясе онлайн-режимда Россия Дәүләт Думасына сайлауларда катнашуны күрсәтәчәк. Бу хакта Россия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова «Сайлауларны оештыруның һәм уздыруның демократик стандартларын тәэмин итүдә гражданнар җәмгыяте роле» халыкара конференциясендә сөйләде. «Сайлауларга килүчеләр турында мәгълүмат бөтен илгә онлайн-режимда тарала. Һәм онлайн-режимда һәр кызыксынучы кеше күзәтергә мөмкин», — дип китерә ТАСС РФ Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы сүзләрен. Читать дальше...

Татьяна Голикова йөклелек буенча пособиеләр турында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Россиядә йөклелекнең иртә срогында исәпкә баскан 93 меңгә якын хатын-кыз барысы бергә 892 миллион сум пособие алачак. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. «1 июльдән иртә срокта медицина исәбенә баскан йөкле һәм мохтаҗ дип танылган хатын-кызлар яшәү минимумының яртысы күләмендә айлык пособие алачак. 13 сентябрьгә 93 меңгә якын хатын-кызга 892 миллион сумлык пособие билгеләнгән инде. 2021 елда мондый ярдәмне 410 мең йөкле хатын-кыз алачак дип фаразлыйбыз», — диде РФ... Читать дальше...

Казанның 175нче гимназиясенең 600дән артык укучысы Кара диңгездә ял иткән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Җәй көне Казанның 175нче гимназиясенең 601 укучысы Кара диңгез яр буенда бушлай ял иткән. Ул мәктәптә май аенда атыш булган иде. Мәктәп укучылары өчен Анапада «Глобус» шифаханәсендә ял оештырылды. «175 нче гимназиядә укучы балаларны савыктыруны оештыру буенча эш алып барылды. Катлаулы бурычлар куелды, әмма без аларны шактый уңышлы үтәдек. Гомумән алганда, 601 баланы өч төркемгә бүлеп, уртача 200 кеше итеп, махсус составларда Кара диңгез яр буена җибәрдек»... Читать дальше...

Бөтендөнья татар конгрессы Каракүл авылын торгызуда ярдәм итүчеләргә рәхмәт әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Бөтендөнья татар конгрессы Омск өлкәсенең Каракүл авылын янгыннан соң торгызуга өлеш керткән кешеләргә рәхмәт белдерде. Исегезгә төшерәбез, 6 майда Омск өлкәсенең Каракүл авылында зур янгын чыккан, нәтиҗәдә 25 корылма янган. Җәй буена авылда 9 торак йорт торгызылган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Мәрхәмәтле, ярдәмчел булуыгыз, проблемаларга игътибар итүегез һәм аңлавыгыз өчен рәхмәт. Татар өммәте өчен катлаулы хәлдә сез битараф калмадыгыз. Читать дальше...

Табиб грипп белән ковид авыруларының аермасы турында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Хәлсезлек тойган очракта гриппка һәм коронавируска тест тапшырырга кирәк. Бу хакта «Ura.ru.» сайтына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. «Коронавирус, грипп, салкын тию — барысы да бертөрле башлана. Температура һәм баш авыртуга карап кына диагнозны ачыклау кыен, шуңа күрә коронавируска да, гриппка да анализ бирергә кирәк», — дип сөйләде терапевт-иммунолог, аеруча куркыныч йогышлы авырулар буенча белгеч Владислав Жемчугов. Жемчугов сүзләренчә, бу авырулар бертөрле диярлек дарулар белән дәвалана. Читать дальше...

Удмуртия укытучысы: Тел, гореф-гадәтләр, мәдәният, дин яшәгәндә татар халкы бетмәячәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Удмуртия татарларының «Яңарыш» сайтында Сарапул шәһәрендә яшәүче Асия Әхмәдиеваның укытучы Рәфидә Саттарова турында язмасы чыкты. Тырышып, күңел биреп эшләсәң, хез­мәтеңне күрәләр, бәялиләр. Халык юкка гына хезмәтенә күрә хөрмәте, димәгән. Республикабыз башлыгы Александр Бречалов, Сарапул районы башлыгы Игорь Асабин милләттәшебез Рәфидә Саттарованы 9 июльдә 55 яше тулган көнне эш урынына килеп котладылар. Александр Бречалов ишектән үк «Туган көнегез белән!» ... Читать дальше...

Шамил Садыйков «Татар яшьләре көннәре» делегатларына: Татар милләте өчен бергә эшлик

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 август, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков «Татар яшьләре көннәре» форумында катнашучы делегатларны хезмәттәшлеккә чакырды. «"Татмедиа» акционерлык җәмгыяте татар телен үстерү буенча бик күп проектларны тормышка ашыра. Хөкүмәтебезгә зур рәхмәт. Без бик күп проектларны социаль челтәрләрдә тормышка ашырабыз. Сезгә дә проектлар тәкъдим итәрбез, сезне дә хезмәттәшлеккә чакырабыз. Безгә татар телле яшьләр кирәк. Татар милләте өчен бергәләп эшлик»... Читать дальше...

Эскперт: Ковидтан прививка ясаткач ял көне бирү ихтыяҗы фәнни яктан нигезләнмәгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Россиядә яшәүчеләргә коронавирустан вакцинациянең һәр этабыннан соң өч көн ял бирү ихтыяҗы фәнни яктан нигезләнмәгән, әмма билгеле социаль мәгънәгә ия. Бу хакта йогышлы авыруларны профилактикалау һәм дәвалау буенча фәнни мәгълүмат үзәге директоры — табиб-инфекционист һәм иммунолог Георгий Викуловка сылтама белән Sputnik радиосы хәбәр итә. Элегрәк Социаль тикшеренүләр һәм гражданлык инициативаларын үстерү институты башлыгы Максим Петунин Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына... Читать дальше...

Татарстанда яңгыр, яшен һәм көчле җил көтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 15 сентябрьдә, Татарстанда һава шартларының кабат бозылуы көтелә. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә һәм көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр фаразлана. Төнлә һәм иртән кайбер урыннарда яшен булырга мөмкин. Җил уртача тизлектә исәчәк, әмма төнлә һәм көндез секундына 15-18 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Моннан тыш, көньяк-көнбатыштан искән җил юнәлешен төньяк-көнбатышка үзгәртергә мөмкин... Читать дальше...


Музыкальные новости
Сергей Арутюнов

Сергей АРУТЮНОВ на своём сольном концерте в Государственном Кремлёвском Дворце презентовал дуэт с Родионом Газмановым. Артисты вместе исполнили хит “Люси”





Персональные новости
Владимир Путин

ООН незаметно признала Путина: Сообщено об официальном письме





Хәмдүнә Тимергалиеваның кабер ташына үлгән көнен дөрес язмаганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ», Гөлназ Хәбибуллина). Казанның Курган зиратында Татарстанның һәм Башкортстанның халык җырчысы Хәмдүнә Тимергалиева каберенә таш куйганнар. Тик кабер ташына җырчының үлгән көнен һәм әтисенең исемен хата белән язганнар. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Татар дәүләт филармониясе музее җитәкчесе Алсу Хәкимова хәбәр итте.  Җырчыга кабер ташын Башкортстанда яшәүче бертуган абыйсы Фәнәви Тимергалиев куйдырган. «Бу чараның максаты — Хәмдүнә Тимергалиеваның вафатына бер ел тулу уңаеннан аны искә алу... Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов: «КАМАЗ» – безнең илнең машина төзелеше бренды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыга эш сәфәре кысаларында «КАМАЗ» заводының төп җыю конвейерында булды, анда предприятие хезмәткәрләре белән очрашты. Ул «КАМАЗ» заводының ашина төзелеше бренды булуын искәртте. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, пандемиягә бәйле кыенлыкларга карамастан, компания финанс күрсәткечләре үсешен күрсәтә, заводта җитештерү куәтләрен яңарту буенча зур эш алып барыла. Бу турыда Президентның матбугат хезмәте хәбәр итте. ... Читать дальше...

Рифат Фәттахов: Мишәрләр — татар халкының бик үзенчәлекле һәм бик ышанычлы төркеме

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов мишәрләрне татар халкының үзенчәлекле төркеме дип саный. «Мишәр дигән этносның үзенчәлеге бар. Ул аның телендә, гореф-гадәтендә, мәдәниятендә, милли ашларында да чагыла. Мишәр — татар халкының бик үзенчәлекле һәм бик ышанычлы төркеме. Мишәрләр бервакытта да татар халкын сатмый», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә. Рифат Фәттахов Түбән Новгород өлкәсенең Октябрь районы Актук авылында туып үскән. Читать дальше...

Илдар Гыйльметдинов төбәкләрдәге татар яшьләрен җанисәптә актив катнашырга чакырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 август, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Татар федераль милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Илдар Гыйльметдинов төбәкләрдә яшәүче татар яшьләренә җанисәпнең әһәмиятен аңлатты. «Җанисәптә актив катнашу татарлар өчен зур әһәмияткә ия. Ул ничәнчедер урында [сан буенча - ТИ иск.] булуны күрсәтү өчен генә кирәк дип уйлау дөрес түгел. Безгә кайсы төбәктә күпме татар яшәвен, нинди күләмдә ярдәм, күпме кадрлар, күпме чаралар уздырырга, күпме китаплар кирәк булуын аңлар өчен кирәк», — ди ул. Читать дальше...

Лаеш районында шәхси йортта янгында әтиле-уллы ике ир-ат үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген 13.17 сәгатьтә янгын сагы хезмәтенең 101 номерына Татарстанның Лаеш районы Габишево авылында Совет урамында янгын чыгуы турында хәбәр килгән. Урынга 119нчы янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре килгән. Алар ике катлы кирпеч йортның янкорылмасын янгын чорнап алуын ачыклаган. Янгын сүндерүчеләр йорттан 71 яшьлек ир-атны һәм аның 46 яшьлек улын алып чыккан. Кызганычка, табиблар ир-атларның үлемен раслаган. Янгын 18 кв метр мәйданга зыян китергән. Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ» заводында эшләүчеләр белән очрашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген «КАМАЗ» гаммәви акционерлар җәмгыятенең автомобиль заводында булды. Республика башлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына хәбәр итүенчә, Президент предприятие хезмәткәрләре белән очрашты. Татарстан Президентының завод эшчеләре белән әңгәмәсе төп җыю конвейерында узды. КАМАЗ хезмәткәрләре компания җитештергән продукциянең экспорты перспективалары белән кызыксынды. Моннан... Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Инсайты, стратегии и нетворкинг для профессионалов: 21 июня пройдет ежегодный форум «Спорт и Бизнес»


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Свёнтек прошла в полуфинал турнира WTA-1000 в Риме


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Бестопливные Neutrinovoltaic электромобили проектируются в Индии





Путин в России и мире
Москва

Путин: РФ и КНР наладят более тесное взаимодействие в инновационных отраслях


Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Зеленский после приезда Блинкена в Киев сразу же стал выпрашивать у США дополнительные ЗРК Patriot


Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Булат Окуджава

Стало известно об отмене выступления Урганта на вечере памяти Окуджавы



Москва

Совет директоров «Сургутнефтегаза» рекомендовал дивиденды за 2023 год в размере 12,29 рубля на «преф»

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net