Табиб грипп белән ковид авыруларының аермасы турында сөйләде
(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Хәлсезлек тойган очракта гриппка һәм коронавируска тест тапшырырга кирәк. Бу хакта «Ura.ru.» сайтына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. «Коронавирус, грипп, салкын тию — барысы да бертөрле башлана. Температура һәм баш авыртуга карап кына диагнозны ачыклау кыен, шуңа күрә коронавируска да, гриппка да анализ бирергә кирәк», — дип сөйләде терапевт-иммунолог, аеруча куркыныч йогышлы авырулар буенча белгеч Владислав Жемчугов. Жемчугов сүзләренчә, бу авырулар бертөрле диярлек дарулар белән дәвалана. Элегрәк табиб-терапевт Алексей Хухрев хәбәр иткәнчә, кеше иммунитетны ныгыта торган витаминнар эчеп йогышлы авырулардан дәвалану вакытын тизләтә ала.