Икътисад министры урынбасары Аксубай районының эшлекле микроклиматы белән танышты
(Аксубай, 8 сентябрь, «Татар-информ», «Авыл таңнары» ). Бүген Аксубай районына эш сәфәре белән Татарстан икътисад министры урынбасары Равил Сираҗиев килде. Район эшләре белән танышу Яңа Ибрай авылында Ильяс Сөләймановның крестьян-фермер хуҗалыгына барудан башланды. Икътисад министрлыгы вәкиле 150 баш сыерга роботлаштырылган югары технологияле ферма бинасын карады, фермердан җитештерү, кадрлар мәсьәләләре белән кызыксынды. Равил Сираҗиев шулай ук «Аксу Агро» ҖЧҖнең сөт комплексында да булды. 2021... Читать дальше...